Мөфти Балык Бистәсендә

26 май 2015 ел 15:53

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәр кылды.

Биредә ул район башлыгы Илһам Вәлиев белән очрашты. Очрашу барышында районда дини эшчәнлекне җәелдерү, җирле хакимият белән мәхәлләләр арасында хезмәттәшлек булдыру, район имамнарын "Изге Болгар җыены"на җибәрү һәм Рамазан аен уздыруга әзерлек хакында сөйләшенде. Мөфти хәзрәтләре район җитәкчесен һәм имамнарны республикакүләм чараларда – Болгар җыенында, Республика ифтарында катнашырга чакырды.

Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Сәүдәхән хәзрәт Гайнетдинов катнашты. 

Сәүдәхән хәзрәт мөфтине район мәхәлләләре эшчәнлеге белән таныштырды. Дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана