Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте
Пресс-релиз
«Социаль доктрина»
Үткәрү вакыты һәм урыны:
РИУ (Газ ур.,19), 28 май, сәгать 15.00дә башлана
Белгәнебезчә, 2013 елның 22 октябрендә Уфада Россия Президенты В. Путин үзәкләштерелгән эре дини оешмалар лидерлары белән очрашканда радикал идеологиягә каршы яңа социаль ислам юнәлешен кертү мөһимлеге турында әйтте. Мөфтиләрне Россиягә эшләргә килгән мөселман мигрантларга социаль адаптация узарга ярдәм итәргә чакырды.
Әлеге очрашу нәтиҗәсе буларак, 2013 елның декабрендә Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В.А. Полосин җитәкчелегендәге эшче төркем төзелде. Эшче төркем Россия мөселманнары социаль доктринасы проектының эш вариантын әзерләде.
Шуның белән бәйле рәвештә ТР МДН социаль доктринага багышланган түгәрәк өстәл уздырырга карар кылды.
Түгәрәк өстәлдә динара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр (фән эшлеклеләре, дин әһелләре, теологлар һ.б.) катнаша. Сөйләшү Россия мөселманнарының бердәм социаль доктринасын булдыру хакында барачак. Сөйләшү ахырында резолюция кабул ителәчәк.
Түгәрәк өстәлдә ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры урынбасары В.А. Полосин катнаша.
Түгәрәк өстәлгә рәхим итегез!
ТР МДН мабугат хезмәте: (843) 264-60-38