Бүген Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция үтте. Аның эшәчәнлегендә Татарстан мөфтие беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, нәзарәтнең дәгьват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров һәм Голәмәләр шурасы әгъзасы Габдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Ул дин галиме Курсавиның 260 еллыгы уңаеннан үткәрелде.
Курсавига багышланган җыенда галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, 2016 елда узачак 260 еллык юбилеена әзерлек чараларын башлау мәсьәләләре күтәрелде. Аерым алганда, мөфтият вәкилләре конференциядә катнашучылар каршында Курсавиның Идел буе төбәгендә тәфсир традицияләрен дәвам итүе турында, шамаиллләр мисалында татар халкының рухи мирасын яңарту темаларына чыгыш ясадылар.