“Хузур” нәшрият йорты Камил Валиуллинның “Ислам фәннәрен укыту методлары” дип исемләнгән яңа китабын чыгарды. Әлеге әсбап ике бүлектән тора. Беренче бүлектә ислам тәрбисенә аңлатма, аның үзенчәлекләре, вазифалары һәм максатлары китерелә. Шулай ук ислам тәрбиясе дәресләренең уку программалары һәм планнары бирелә.
Икенче бүлек тулысынча дини дәресләрне һәм бәйрәмнәрне укытуга багышлана. Биредә автор Коръән Кәрим, ислам гайкыйдәсе, гыйбадәт, хәдис, сира һәм әхлак дәресләрен укытуның барлык нечәлекләрендә туктала.Һәрбер темадан соң кабатлау өчен сораулар һәм күнегүләр бирелә, кушымта китерелә. Укыту әсбабы югары һәм махсус дини уку йортларында укучы шәкертләргә, шулай ук мәдрәсәләрдә һәм мәчетләрдә дин дәресләрен укытучы мөгаллимнәргә тәкъдим ителә.