Татар шамаилләрен саклауга кагылышлы резолюция кабул ителде

28 май 2015 ел 15:02

Шамаил ул – каллиграфия һәм декоратив алымнар бергәлеген тәшкил иткән үзенчәлекле мөселман сәнгате. Шамаил татар халкына гына хас менталитетны, милләтнең рухи байлыгын, дөньяви карашын чагылдыра. Хәзерге көндә шамаилләр традициясен дәвам итүнең яңа юлларын төрле рәсми һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә барлау мөһим.

Әлеге фикерләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздырган “Бүгенге заман татар мәдәниятендә шамаил сәнгатен саклау проблемалары” дип аталган түгәрәк өстәлдә яңгырады. Шуны әйтергә кирәк, сөйләшү Республика Иҗтимагый палатасы һәм Россия ислам университеты белән берлектә оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә ТР Иҗтимагый палатасы мәдәният, милләт һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Майя Хухунашвили, Татарстан мөфтие урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ислам мәдәнияте музее җитәкчесе Нурия Гәрәева, Татар шамаиле галереясе директоры, танылган каллиграф Рөстәм Шәмсутов, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова,   Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Казан сынлы сәнгать училищесы директоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәхмүт Ваһапов, Татарстан Республикасы халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге үзәге җитәкчесе Нури Мостафаев һәм башкалар катнашты.  

Сөйләшүне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров алып барды. Фикер алышуны башлап ул, Татарстан мөфтияте тарафыннан оештырылган “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында оештырылган чараларга тукталды. Мәгълүм булганча, акция барышында беренче мәртәбә татар шамаилләренә багышланган Россиякүләм шамаилләр конкурсы оештырылды, роликлар эшләнде. Гаилә ядкарьләре һәм бүгенге заман рәссамнары, каллиграфлары тудырган шамаилләрдән торган күргәзмә  ачылды. Әлеге күргәзмә Кол Шәриф мәчетендә эшли. Моннан тыш шамаилләргә багышланган   сайт эшли башлады һәм анда конкурс номинантларына тавыш бирергә мөмкин. Конкурсның бер юнәлеше - шамаилләргә балалар игътибарын  җәлеп итүдән гыйбарәт. Шул нияттән 1 июньдә Казанның Гаилә мәчетендә балалар шамаилләре күргәзмәсе һәм бәйрәме оештырыла.

Түгәрәк өстәл исә шушы чараларны дәвам итү булып тора. Бу сөйләшү халкыбызның рухи мирасын пропагандалау һәм саклау проблемаларын күтәрде.

“Шамилләрнең тәрбияви роле әлегә кадәр бәяләнеп бетмәгән. Шамаил бала-чактан аңыбызга динне, безгә генә хас үзенчәлекләрне, кыйммәтләрне сеңдерә. Менә шушы яктан чыгып караганда, ул татар халкына үз-үзен, динен, дини һәм милли рухын саклауда бик булыша. Әлбәттә, без бу хакта яхшы беләбез. Хәзер исә алга таба нишләргә, киләсе буыннарга бу традицияне ничек җиткерергә- менә шул турыда җитди уйланырга кирәк”, - диде Рөстәм хәзрәт.

Мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин аны хуплап: “Өйдәге шамаилләр татарларга мөселман икәнлекләрен искәртеп торган. Бик зур тәэсир ясаган”, - дип, сүзне дәвам итте.

Иҗтимагый палата вәкиле Майя ханым  Хухунашвили үзенең чыгышында шамаилләр традициясен саклауда Ижтимагый палатаның теләктәш  булуы хакында сөйләде. Майя ханым:  “Шамаилләрдә дин һәм мәдәният үрелгән. Татар шамаилләре техникасы бик кызыклы  һәм кабатланмас ысул. Һәр татар гаиләсендә шамаил булырга тиеш. Ул шушы гаилә рухын буыннардан-буыннарга тапшыра килә”, - диде.

Комиссия тарафыннан мөселманнарга кагылышлы билгеле бер сораулар күтәрелеп килә һәм аларны чишү юллары да табыла. Әйтик, Иҗтимагый палатада яулык бәйләүгә, ислам журналистларын әзерләүгә кагылышлы сөйләшүләр үткәрелде, билгеле бер карарлар тормышка да ашырылды. Әйтик, май аенда ислам журналистларын әзерләү буенча магистратура ачылды. Майя ханым шамаилләргә кагалышлы мәсьәләне дә дәүләт органнары белән берлектә чишү мөһим булуына игътибар юнәлтте.

Түгәрәк өстәлнең башка катнашучылары да шамаилләр традициясен саклауны дәүләт программаларына кертү кирәклеген  ассызыкладылар.

Сөйләшү барышында Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова музейда сакланучы борынгы шамаилләр белән таныштырды. Аннары ул шамаилләргә реставрация ясый алучы белгечләр юклыгы хакында әйтте.

Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова элекке заманнарда шамаилләрне муллалар ясавы хакында искә төшерде. Аларның дини гыйлемле оста каллиграфлар булуы турында әйтте. “Шамилләрне дә алар ясаганнар, кабер ташларына да язганнар. Авыл мәктәпләрендә каллиграфиягә өйрәткәннәр. “Аятел Көрси”не дә авыл муллалары язып тараткан. Ә кызлар шамаилләрне тукымага чиккәннәр. Алар динне белгәннәр. Коръәнне белмичә ничек шамаил ясыйсың?! Шамаил үзе дә синтетик, ягъни төрле юнәлешләрне берләштергән сәнгать һәм аны ясаучы да киңкырлы булырга тиеш. Гарәп телен дә, Изге Китапны да белү, рәсем ясау осталыгы да сорала”, - дип аңлатты Гүзәл ханым.

Фикер алышучылар бүгенге көндә, кызганыч, шамаилләрне укый алучылар да бик сирәк булуына  борчылу белдерделәр. Моннан тыш үрнәк татар шамаилләре коллекциясен булдыру һәм каталог әзерләү, конкурсны исә аерым-аерым районнарда да үткәрү кирәклегенә басым ясалды.  Махсус курслар үткәрү әһәмияте турында да әйтелде. 

Сөйләшү ахырында резолюция кабул ителде. Анда язылган тәкъдимнәр белән төрле дәүләт органнарына, җәмәгать оешмаларына чыгарга килешенде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана