Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә Иран Ислам дәүләтеннән килгән кунакларны кабул итте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Иранның студентлар эшләре буенча лидеры, Тәһран университеты профессоры Җәвәт Әҗәй, Иранның Россиядәге вәкиленең фәнни киңәшчесе Бехрух Аптахи һәм Иранның Казандагы консулы Рәсүл Шаян катнашты.
Очрашуда сүз дөньядагы дини вәзгыять, мөселманнарга бәйле хәлләр, уку-укыту һәм нәшрият өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.
Мөфти хәзрәтләре Ираннан килгән мөхтәрәм кунакларны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Ислам мәгарифен үстерү, традицион ислам кыйммәтләрен тарату, социаль эшләрне алып баруга бәйле проектлар турында җиткерде.
Иран профессоры үз чиратында хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Аннары ул мөфти Камил хәзрәткә рус телендә дөнья күргән “Наставление и консультирование в исламе” дип аталган китабын бүләк итте.