1 июньдә Кабан арты мәчете “Ритуал” муниципаль оешмасы белән берлектә Казан ханлыгы чоры тарихи мөселман зиратына капка тоту эшләрен оештыра. Зират Казанның Киров районындагы Бишбалта бистәсендә урнашкан.
Тарихчылар әйтүенчә, Бишбалта зираты Казан ханлыгы чорыннан ук калган борынгы каберлек. 1321 елда монда беренче кабер казыла. Узган гасырның 60-нчы елларында Куйбышев исемендәге сусаклагычны төзегән вакытта аның бер өлешен су баса.
Бүген Казанның Зур һәм Брюсова урамнары чатында булган Идел буендагы бу урын ташландык хәлдә.
Зиратка койма тоту эшләре сәгать 9.00дә башлана. Барча мөселманнарны әлеге эштә катнашырга чакырабыз!