Татарстан мөфтие Казан Ратушасында үткән чарада катнашты

29 май 2015 ел 13:44

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан Ратушасында үткән РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Әлеге чара Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр килешлелеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов әйтте.

 “Татарстан мисалында бу мөһим эш безнең парламент тарафыннан координацияләнә дип әйтә алам”, - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, теләсә кайсы субъектның үсеше милләтара мөнәсәбәтләр тирәсендәге вазгыятькә бәйле. “Безнең ил, шул исәптә Татарстан, - күп милләтле. Бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирү зарур. Татарстан парламентының төп роле – нәкъ менә шул мәсьәләләрне җайлау”, - диде ул.

Үз чиратында, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. “Минем өчен Ассоциация дәүләт башлыгы безнең алга куя торган мәсьәләләрне гамәлгә куюда мөһим таяныч булып тора. Бүген, җәмгыятьне борчыган четерекле темалар буенча мөһим карарлар кабул иткәндә, без тулысынча закон чыгаручыларга таянабыз, чөнки сайлап куелган депутатлар - халык белән элемтәдәге кешеләр, - диде ул. – Депутатлар халык фикерен белдергәндә, кагыйдә буларак, карарлар кабул итү өчен уртак фикергә киләбез. Бу очракта Ассоциация - коллегиаль орган, һәм безнең өчен аның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләве мөһим”.

 “Татар-информ” материалы буенча

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана