Мөфти Татарстан парламентаризмына багышланган тантанада катнашты

30 май 2015 ел 16:41

Бүген Татарстанның яңа тарихында парламентаризм үсешенең 25 еллыгын билгеләп узалар. Шул уңайдан С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,  Россия һәм Татарстан депутатлары, рәсми кунаклар катнашында тантаналы чара үткәрелде. Әлеге рәсми тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.

Тантанада республика парламентаризмы ирешкән уңышлар, сәяси вакыйгалар, парламентның тарихи карарлары хакында чыгышлар ясалды. Шулай ук Татарстан парламент эшчәнлегенә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Дәүләт Советына үзенең котлавын юллады. Анда түбәндәге сүзләр язылган:

“Татарстан Дәүләт Советы республикабыз тормышын уңай якка үзгәртү юнәлешендә бәяләп бетергесез зур эш алып бара. Республикабызда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең тигез хокуклылыгын, иреген саклау - республиканың иң зур казанышы. Шулай ук тарихи, мәдәни, дини үсеш һәм социаль-икътисадый алгарыш өчен Дәүләт Советы уңай шартлар тудыра. Бу эштә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның роле зур. Сезне киң җәмәгатьчелек көчле, сәләтле җитәкче буларак яхшы белә. Республикабыз, халкыбыз үсеше өчен куйган хезмәтләрегезнең әҗер-савапларын күрергә язсын! Туган җиребезне, милләтебезне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде, көннәребезгә тынычлык, иминлек, бәрәкәт бирсен иде”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана