Әлмәт районы мөхтәсибәте кунаклар каршы алды

01 июнь 2015 ел 09:52

Әлмәт районы мөхтәсибәте Түбән Кама кунакларын каршы алды. Әлеге очрашу ике мөхтәсибәт арасында дуслык күпере урнаштыру ниятеннән оештырылды. Түбән Кама мөхтәсибәте “Аксакаллар Шурасы” иҗтимагый оешмасы һәм Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге китапханәсе белән берлектә Әлмәт мөхтәсибәтенә нефтьчеләр шәһәре белән танышып китү өчен тәкъдим белән чыктылар. Әлмәт районы мөхтәсибәте әлеге фикерне хуплап алды. 

Түбән Кама шәһәренең данлыклы мәдәният хезмәткәрләре, укытучылары, китапханәчеләре, тәрбиячеләре, язучылары, гомумән алганда, иҗади интеллигенциясеннән торган 40 кешелек делегация Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музее белән таныштылар. Алар Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә җомга намазында катнашып, мөхтәсибәт эшчәнлеге белән дә таныштылар. Шулай ук кунаклар Әлмәт дәүләт драма театр бинасында эшләп килүче музейда булдылар.  

Әлеге күркәм очрашу  “Акчарлак” ресторанында мул табыннар артында дәвам итте. Монда Әлмәт районы бакча мөдирләре, мәктәп җитәкчеләре, укытучылар катнашты. Кунакларны сәламләп Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов шәһәребездә традицион ислам дине үсешенә һәрдаим ярдәм иткән “Татнефть” компаниясе һәм хакимият җитәкчелегенә рәхмәтләрен әйтте. Шулай ук ул укытучыларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Чарада катнашучылар белән Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин киләчәк буынны тәрбияләү буенча үзенең фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук кунаклар алдында Габдрахман авылы мәдәният хезмәткәрләре мөнәҗәтләр башкардылар. Чара ахырында ике район вәкилләре әлеге очрашуларны дәвам итәргә тәкъдим иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана