30 майда Бүгелмә үзәк мәчетендә “Нурия” мөслимәләр клубының чираттагы җыелышы узды. Мөслимәләр якынлашып килүче рамазан ае хакында сөйләштеләр.
Чарада ураза тотуның саваплары, файдасы, сәхәр һәм ифтар вакытында дөрес туклану хакындагы видеороликлар күрсәтелде.
Шулай ук мөслимәләр рамазан аенда берничә чара уздырырга килештеләр. Моннан тыш намаз уку үзенчәлекләре хакында сөйләштеләр.