Татарстан мөфтие "Максат" яшьләр Фестивале ачылышында катнашты

01 июнь 2015 ел 17:40

Бүген Болгардагы Ак мәчеттә тугызынчы мәртәбә үткәрелүче “Максат” Фестивале ачылды. Әлеге чара Россиянең 14 төбәгеннән 100 якын делегатны туплады. “Максат” фестивале җиде ел уздырылган Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.

Ак мәчеттә уздырылган ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мөфти үзенең чыгышында мөселманнарның үзара аралашып, белем туплап һәм яшьлекләрен файдалы уздырыруларына бәйле  нәсыйхәтен җиткерде. Соңыннын Изге Коръән аятьләрен укып, барлык делегатларга  зур уңышлар теләде.  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр белән бергә өйлә намазын укыды.

Рәсми ачылышта шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, район мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов катнашты. Алар шулай ук мөселман яшьләренә үзләренең теләк-ниятләрен җиткерде.

Фестиваль 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Делегатларны алда  кызыклы түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, төрле ярышлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана