“Ярдәм” мәчетендә оештырылган бәйрәм мәркәзебезнең төрле почмакларыннан балаларны җыйды. Чарага ятимнәр һәм мөмкинлекләре чикле балалар да чакырулы иде.
Мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов ачылышта билгеләвенчә, “Ярдәм” фондының төп максаты физик һәм рухи яктан сәламәт, ватанпәрвәр яшь буын үстерәгү булышу. Арабызда безнең игътибарга һәм кайгыртуга мөхтаҗ балаларыбыз барлыгын да онытмау.
Чара барышында “Ярдәм” үзәгендә ислам нигезләре һәм Коръән өйрәнү буенча курсларга йөрүче балаларга махсус сертификатлар тапшырылды. Быел бу курсларда 50 якын бала катнашты.
Тантаналы ачылыштан соң Г. Кәриев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артистлары “Ак барс маҗаралары” дип исемләнгән спектакль күрсәтте. Кызыклы тамашадан соң балалар бәйрәме Сабантуй мәйданчыгында, төрле-мастер-классларда катнашты, иҗат өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итте. Бәйрәм Изге Коръән аятьләрен укып, бәйрәм табыны белән тәмамланды.