Апанай мәчетендә билгеле ислам галиме, дәүләт эшлеклесе Әбу Габдулла Мөхәммәд бин Сәламә әл-Кудагиның “Дәкаик әл-әхбар” китабы презентациясе үтте. Әлеге хезмәт гарәп телендә язылган һәм биредә җәннәт һәм җәһәннәм, кабер газабы, Кыямәт көне куркынычы, фәрештәләрнең һәм җаннарның яратылышы, гомумән, Ахирәт хәлләрен бәян итә. Заманында “Дәкаик әл-әхбәр”не иске имляга драматург Галиәскәр Камал тәрҗемә итә. Хәзерге телгә яраклаштырып эшкәртү эшен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре Гөлназ ханым Ситдикова һәм Рамилә ханым Галимова башкарып чыкты. “Иман” нәшриятында бу китап “Һәр мөселман өчен кирәкле мөһим хәбәрләр” дигән исем астында дөнья күрде.
Презентациядә нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-ахтыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, мөгаллим Әхмәт хәзрәт Сабиров, тәрҗемәчеләр, мәхәллә халкы һәм мәдрәсәс шәкертләре катнашты.
Әлеге китапны Апанай мәчетендә алырга алырга.
Кудаги ХI гасырда яшәп иҗат иткән киң кырлы бер шәхес, Каһирә шәһәрендә казыйлык эшләрен алып барган, төрле өлкәләрдә галим буларак танылган, аеруча хәдис җыюда, аның хезмәтләре дөнья күләм билгеле һәм төрле телләргә тәрҗемә ителгән.