1 июньнән “Азан” радиосы яңа тапшырулар тәкъдим итә.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәламәтлекне саклау һәм авыруларны дәвалау буенча нинди киңәшләр биргәнен белергә телисезме? “Пәйгамбәр медицинасы” дип аталган яңа тапшыру Пәйгамбәребезнең сәламәт яшәү рәвешен ача.
Тапшыруны көн саен сәгать 9.45, 11.45, 13.45 һәм 16.45 тә карарга мөмкин.
“Хикмәт чыганаклары”( «Источники Мудрости») рубрикасы һәр мөселман өстәлендә булырга тиешле китаплар белән таныштыра. Китаплар хакында “Азан” радиосыннан сәгать 8.50,12.50 һәм 20.50дә тыңларга мөмкин.