21 майда Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә кичке һәм читтән торып уку бүлекләренең чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен йомгаклау имтиханнары булды. Аны уңышлы үтүчеләргә дипломнар тапшырылды. Җәмгысе бу көнне 20 ир-ат шундый истәлекле мизгелләр кичерде. Тантанадан соң мәдрәсәне тәмамлаучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.
Ә 2 июньдә мәдрәсәнең хатын-кызлар бүлегендә шундый ук чара узды. Читтән торып (11 кеше) һәм кичке бүлектә укып (24 кеше) өч еллык укулар программасын уңышлы үзләштерүче мөслимәләр урта дини белем дипломнарына ия булдылар. Тантана бик тә тәэсирле үтте. Чыгыш ясаучылар мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәткә, мөгаллимнәргә булган рәхмәт сүзләрен шигырь юлларына салып җиткерделәр. Мәдрәсәне тәмамлаучылар мәдрәсәгә һәм мөгаллимнәргә истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.
Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәрнең “Туфан” мәчете имам-хатыйбы, шушы мәдрәсәне тәмамлаган Равил хәзрәт Нуруллин чыгарылыш сыйныфлары укучыларын ошбу вакыйга белән җылы котладылар, алган белемнәрен халыкка җиткерүдә тырышып эшләүләрен, мәдрәсә белән бәйләнешләрне өзмәүләрен, белем алуны дәвам итүләрен теләделәр.
Шунсы игътибарга лаек: мәдрәсә тәмамлаучылар арасында яшь кызлар да, өлкән яшьлеләр дә бар. Алар арасында төрле һөнәр кешеләрен, хәтта фән кандидатларын күрергә мөмкин. Чыгарылыш имтиханнары белән берлектә мәдрәсәнең I, II курсларында укучы хатын-кызлары өчен чираттагы сессияләр бара.
Рәсемнәрдә: ирләр төркемендә имтихан бара; Башкортостанның Балтач районы вәкиле Фридә абыстай Галиева чыгыш ясый; Чаллыдан филология фәннәре кандидаты Рәзинә Мөхияровага диплом тапшыру моменты; Рөстәм һәм Әлфәс хәзрәтләр котлавы.