3 июнь көнне Буа мәдрәсәсендә лагерь ачу тантанасы булып узды. Анда район мөхтәсибе Илмир хәзрәт, мәдрәсә җитәкчесе Рәшид хәзрәт, балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Лагерь 2 төркем булып оештырылды. 30 ир бала “Госман” мәчетендә һәм 30 кыз бала Буа мәдрәсәсендә ял итә. Көн дәвамында аларга Ислам дине дәресләре, уеннар үткәрү, ашау-эчү дә каралган.
"Лагерьне оештыруның төп максаты балаларга ислам тәрбиясен бирү һәм аларны шул юлда тәрбияләү", - диде Илмир хәзрәт.