Казанга төрле мөселман илләре дин белгечләре Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу хакында сөйләшергә җыелды

03 июнь 2015 ел 14:48

Татарстанда радикализм, террорчылыкны кисәтү һәм әлеге куркыныч агымнарны булдырмый калу җәһәтеннән төрле чаралар оештырылып килә. Ә бүген башкалабыз Казанда “Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу: Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт йөзеннән хәттин чыгу һәм көч кулланып куркытудан саклану белән котылу чаралары” дигән I Халыкара мөселман гыйльми җыелышы эшли башлады.


Конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  катнашты. Дини халыкара чарада Ирак, Ливан, Төркиядән килгән дин белгечләре дә бар. Мәгълүм булганча, бу илләрдә тыныч-имин тормыш дип әйтеп булмый.

– Әлеге илләрдән олы хәзрәтләребез килде. Ирактан инде Татарстанга беренче тапкыр гына килмиләр. Хәтта Советлар берлеге таркалгач безнең Татарстанга Ирак хәзрәтләре килгән иде. Ислам диненә күчкән чорда да Багдат хәзрәтләре катнашкан. Татарстан белән Ирак арасында элемтәләр бар. Бу җыелышта үзара фикерләшеп, дәлилләр алышасыбыз килә. Булган халәттән чыгу юлларын эзләү. Аллага шөкер, бүгенге көндә өстебезгә асып куйган кылыч юк. Әмма ел саен, табибларыбыз сәламәтлегебезне тикшереп торган кебек, дин җәһәтеннән дә күзәтеп, анализлап тормасаң, җан авыруы булырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, дини мәсьәләләр алар тән чире түгел, ә җан чире. Вакытында кисәтеп калмасаң, зарар килүе мөмкин. Рухи авыру бик көчле һәм мөшкел, аларны савыктыру да бик авыр. Татарстанда агымнар юк дип әйтеп булмый, алар бар. Әмма алар агым гына, ташкын түгел, Аллага шөкер. Бүген алар җәмгыятьтә төп урынны алып, хәрәкәттә хуҗалар түгел, - дип белдерә Татарстан Җөмһүрияте Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү мәркәзе җитәкчесе Фәрит хәзрәт Салман. Шулай ук хәзрәт әлеге проектның сәясәткә катнашы юк дип белдерә. Фәкать үзара дини фикерләү җыелышы ди.

Төрле ялгыш дини агымнар барлыгын беркем дә инкарь итми. Ә ни сәбәптән ул агымнар килеп чыга соң дигәндә, дин лидерларыбыз Коръәндә язылганнарны дөрес аңламаганнан, дип җавап бирә. Изге китапны тәрҗемә кылуда да проблемалар юк түгел. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт белдергәнчә, Коръәнне дөрес итеп тәрҗемә кылу мәсьәләсендә нәзарәттә инде эш кузгатылган.


Коръәндә язылган хакыйкатькә таянып, радикализмга һәм террорчылыкка каршы торырлык төпле киңәшләр яңгырады. Ливаннан килгән дин мөгаллиме Самир әль-Кады исә, һәркемне белемгә өндәде: “Коръәнне дөрес тәфсир кылганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Исламны терроризм белән бернәрсә дә берләштерми. Халыкка без шул төшенчәләрне җиткерергә тиеш. Кызганыч ки, без элеккеге галимнәребез, дин эшлеклеләренең хезмәтләреннән читләшкән. Бай мирасыбыздан мәхрүм калган. Бөтен бәлабез дә шунда. Хәзер барысын да яңабаштан торгызырга кирәк.”
 

– Максатыбыз – тыныч-имин тормышта яшәү, – ди Иракның Багдат каласыннан килгән Аббас Хамид Султан ас-Самерраи. – Арабызда чын ислам асылын белүчеләр бар. Төрле проблемалар нәкъ шул сыйфат аркасында килеп чыга да инде. Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрләребез адәм балаларына ислам хикмәтләрен төшендерү, дөрес яшәү рәвешен өйрәтер өчен иңдерелгән. Явызлыкны явызлык белән җиңеп булмый. Туры юлдан язганнарны аңлату юллары белән генә иманга китерергә мөмкин. Бүгенге конференциядә әлеге уңайдан да фикер алышулар булыр дип ышанам.

Халыкара проект авторлары белдергәнчә, дөньяви галимнәр һәм дин белгечләре мөселман дөньясының төрле төбәкләрендә радикал фикерләрнең таралышы хакында сөйләшәчәк. Дини шигарьләргә яшеренеп террорчылык күренешләре барлыкка килү сәбәпләре һәм бу күренешләрнең мөселманнар өммәтенә йогынтысы хакында фикер дә булачак.

“Коръәнне борынгы һәм хәзерге чорда тәфсир кылу: Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт йөзеннән хәттин чыгу һәм көч кулланып куркытудан саклану белән котылу чаралары” дигән I Халыкара мөселман гыйльми җыелышында яңгыраган чыгышларны туплап якын киләчәктә җыентык та әзерләнәчәк, дип ышандыра чараны оештыручылар.

Дини конференция барышында лекцияләр уку, Татарстанның тарихи урыннарыннан саналган Болгарга сәяхәт, мәркәзебез Казан буенча экскурсия һәм Россия ислам институты һ.б. дини уку йортлары эшчәнлеге таныштыру да каралган.

Дини җыенны Татарстан Җөмһүрияте Изге Коръән вә Пакъ Сөннәт өйрәнү мәркәзе ТР Мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә гамәлгә ашыра.


Мөршидә КЫЯМОВА, Солтан ИСХАКОВ фотолары

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана