12-14 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы уздырыла. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында шул хакта матбугат очрашуы уздырылды. Журналистларга җыен хакында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сөйләде.
Форумга имамнар Россиянең төрле төбәкләреннән дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелалар. Быелгы форумга барлыгы 900 дән артык делегат чакырулы.
Җыенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм республика районнары мөхтәсибләре дә катнашуы көтелә.
Форум программасы кысаларында дин әһелләре 12 июнь көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр:
1. "Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре" концепциясен тормышка ашыру программасы;
2. Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы;
3. Мәктәп һәм дин;
4. Татар халкында дин һәм милли үзаң.
13 июнь көнне, "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.
14 нче июнь көнне, Форум делегатлары, ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә узачак "Изге Болгар җыены"нда катнашалар.