Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Бүген җәмгыятьтә тынычлыкны белем бирү ярдәмендә һәм традицион дингә таянып кына сакларга мөмкин”

03 июнь 2015 ел 16:55

Бүген Казанның “Сөләйман Палас” кунакханәсе мәйданчыгында “Үткәндә һәм бүгенге заманда Изге Коръәнне тәфсир итү: Изге Коръән һәм сөннәт чагылышында радикализм һәм террорчылыкны профилактикалау” дип исемләнгән I Халыкара ислам конференциясен ачу тантанасы булды. Анда ТР мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, Мәскәү һәм илнең Үзәк төбәге мөселманнары диния нәзарәтенең эшләр белән идарә итүчесе Марат Сәлахов, шулай ук дини белем бирү йортлары ректорлары, Төркия, Гыйрак һәм Ливаннан килгән ислам белгечләре катнашты. Чараның модераторы ролендә ТРның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит хәзрәт Салман чыгыш ясады.

Искәртеп үтик: конференция ТРның Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла. Аның төп максаты – Коръәндә һәм пәйгамбәрлек традициясендәге хакыйкатькә таянып, радикализмны һәм террорчылыкны профилактикалау буенча гамәли киңәш-тәкъдимнәр булдыру.

Шуны да билгеләп узу зарур: чит ил кунакларының күбесе – бүгенге мөселман дөньясында, бигрәк тә, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә күзәтелә торган катлаулы вазгыятьнең тере шаһитлары. Кызганыч ки, конференциягә чакырулы булган берничә мөселман иле вәкиле, сәяси вазгыятьләр һәм илләрендә сугыш бару сәбәпле, Татарстанга килә алмаган.

Илнур Гатауллин конференциядә катнашучыларга ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровның сәламләү хатын укыды. Хатта билгеләп узылганча, бүген традицион исламда барлыкка килүче экстремистик агымнар, мөселманнар арасында ызгыш-талаш таратып кына калмыйча, башка дин вәкилләренә карата да нәфрәт уята. “Әлеге явызлык бүген бөтен дөньяда хөкем сөрә һәм кешелеккә яный. Аны корал кулланып түгел, сүз белән җиңәргә кирәк. Бу эштә мөфтиләр һәм шәехләрнең, имамнар һәм дини белем бирү йортлары җитәкчеләренең, теологлар һәм дин галимнәренең роле зур. Радикализмга һәм террорчылыкка каршы көрәштә дин әһелләренең, дәүләт органнарының, хокук сакчыларының, җәмәгать эшлеклеләренең, фән һәм мәдәният вәкилләренең һәм, гомумән, барлык кешеләрнең көчен берләштерү зарур. Татарстанда бу юнәлештә зур эш башкарыла. Республика тәҗрибәсе конференциядә катнашучыларга файдага булыр”, – диелә сәламләү текстында.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренә караганда, Коръән мөселманнарны игелекле, намуслы, гадел һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Изге китапта экстремистлыкка һәм террорчылыкка чакырулар юк, бу мөмкин дә түгел, чөнки ислам сүзе үк сәлам, ягъни тынычлык дигән сүздән килеп чыккан. Бары тик наданнар, рухи тәрбия алмаганнар гына исламга һәм кешелеккә каршы коточкыч җинаятьләр кылуга сәләтле. Алар моны илебезне көчсезләндерү өчен эшли, дип сөйләде ул.

ТР мөфтие фикеренчә, бүген җәмгыятьтә тынычлыкны белем бирү ярдәмендә һәм традицион дингә таянып кына сакларга мөмкин.

Камил хәзрәт тагын бер актуаль мәсьәләгә игътибар юнәлтте: бүген Коръәннең рус теленә дөрес тәрҗемәсе юк. Ул булган тәрҗемәләрдә ялгышларның һәм төгәлсезлекләрнең күп булуын ассызыклады. Мөфти билгеләп узганча, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 4 ел элек бу юнәлештә эш башлаган инде һәм тиздән бу тәрҗемә дөнья күрәчәк, дип вәгъдәләде ул.

ТР мөфтие Коръәнне тәфсир кылу мәсьәләләренә тукталып, гарәп телеп, шәригать кануннарын, ислам гыйлемен камил белми торып, бу эшкә керешмәскә кирәклеген ассызыклады.

Ливанның Бейрут шәһәреннән килгән ислам белгече Самир әл-Кады билгеләп узганча, соңгы елларда Коръәнне яңача тәфсир кылучылар барлыкка килде һәм аларның барысы да аны мөселманнарга дөрес аңлата дигән сүз түгел. Террорчылык һәм радикализмның төп сәбәпләре дә исламны дөрес аңламауга кайтып кала һәм моңа каршы исламның тынычлык, иминлек һәм татулык дине булуын аңлату ярдәмендә көрәшергә кирәк, диде ул үзенең чыгышында.

Гыйрактан килгән кунак, Багдад ислам университеты мөгаллиме Габбас Хәмид Солтан да бу фикерне хуплап чыкты. Аның сүзләренчә, исламдагы барлык пәйгамбәрләр кешеләрне Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә өйрәтү өчен җибәрелгән һәм аларның барысын да тынычлыкка өндәү берләштергән. Пәйгамбәрләр юлдан тайпылганнарны, ялгыш гамәлләр кылганнарны да нәсыйхәт бирү юлы белән туры юлга бастырган. Террорчылар исә хак ислам юлыннан бармый, аның асылын дөрес аңламый, дип сөйләде ул.

Габбас Хәмид Солтан билгеләп узганча, бүген радикализм һәм террорчылыкка каршы көрәшнең төп чарасы – уку, белем алу. Ул мөселманнарны Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлын, аның ни рәвешле кешеләр белән аралашуын өйрәнергә чакырды һәм Коръәннең борынгы тәфсир вариантларына таянырга киңәш итте.

Конференция 15.30га кадәр дәвам итә. Аннан соң чыгышлар буенча фикер алышу була. Йомгак 17.30дан соң ясала.

Чара кысаларында фәнни чыгышлардан һәм лекцияләрдән тыш, Болгарга сәяхәт кылу, Казан буйлап экскурсия, Россия ислам институты һәм республиканың башка дини уку йортлары эшчәнлеге белән танышу һ.б. чаралар уздыру да күздә тотыла. Халыкара конференциядән соң чыгышлар җыентыгын бастыру планлаштырыла.

Татар-информ, Ләйсән Исхакова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана