Кайбыч районында рамазан бәйрәменә әзерлек уңаеннан мәҗлес үткәрелде.
Әлеге чарада ТР МДН дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Кайбыч районы Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт ҖИҺАНШИН, имам-хатыйп Мәгъзүм хәзрәт Тимуршин һәм мәхәллә халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров рамазан ае хакында сөйләде. Шулай ук мәҗлестә рухи мирасыбызны саклау турында сөйләштеләр, Кайбыч районының танылган дин әһелләрен искә алдылар. Алар арасында Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин, Сабахетдин хәзрәт Галлямов һәм башкалар бар.