ТР мөфтие республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

04 июнь 2015 ел 18:07

Кичә ТР мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың дини уку йортлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Очрашу барышында белем бирү йортлары җитәкчеләре 2014-2015 уку елына йомгак ясады һәм гомуми вазгыять белән таныштырды. Аерым алганда, чыгарылышларны эшкә урнаштыру, уку процессын оештыру, яңа кадрларны әзерләү сыйфаты һәм укыту шартларын яхшырту мәсьәләләре күтәрелде.

Шуны да билгеләп үтик: киңәшмәдә мөселман уку йортларында яңа укыту стандартларын кертү турында да сүз барды, кадрларга һәм укыту-методик тәэмин ителешкә бәйле сораулар каралды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин расланган программалар буенча белем бирүнең мөһимлеген ассызыклады һәм шәкертләр белән тәрбияви эшчәнлекне көчәйтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.

ИА "Татар-информ"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана