Чирмешәндә эчкечелекнең негатив яклары һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган түгәрәк өстәл булды. Район газетасы редакциясе тарафыннан уздырылган бу чара бер өстәл артында сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре, социаль яклау, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек вәкилләрен, полиция хезмәткәрләрен җыйды. Әлеге сөйләшүдә шулай ук Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов катнашты.
- Иң әүвәл кешеләрнең аракыга карата мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. 50нче елларга кадәр алкоголь – наркотик дип санала иде, ә бүген ул – азык – төлек продукты. Менә каян башларга кирәк. Бүген без шампан шәрабе эчәбез, ә балалар өчен “Детское шампанское” уйлап чыгарганнар. Димәк, без сабыйларны балачактан ук эчкечелек нормаль күренеш дип күндерәбез. Соңгы вакытта чирле балалар күп туа дип, чаң кагалар, Ә каян килеп исән булсыннар алар?! Хатын – кызлар эчә башласа, дәүләтнең киләчәге юк, дигән сүз. Тиздән рамазан ае башлана. Узган елларны кайбер авыллардагы кибетләргә шул вакытта спиртлы эчемлекләр сатудан тыелып торуны сорадык. Бер авылда – Кара Чишмәдә генә моңа каршы килмәделәр. Коръәндә дә, Библиядә дә хәмер эчәргә рәхсәт ителми. Соңгы вакытта дәүләт тә бу проблемага йөз белән борылды. Бәлки ниндидер үзгәрешләр булыр, - дип белдерде Хәбир хәзрәт үз чыгышында.