“Хозур” нәшрият йорты яңа уку әсбабы чыгарды. Марат Сәлаховның “Диннәр тарихы” (“История религий”) китабында диннәрнең килеп чыгышы, үсеш тарихы язылган.
Китапта һәр бүлектән соң төп һәм өстәмә әдәбият исемлеге, сораулар һәм биремнәр бирелгән. Шулай ук шәкертләр өчен рефератлар, курс эшләре язу буенча киңәшләр урын алган.
Китап урта һәм югары уку йортлары шәкертләренә һәм диннәр тарихы белән кызыксынучыларга аталган.