Камил хәзрәт Болгарда “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы” законга кагылышлы сөйләшүдә катнашты

05 июнь 2015 ел 16:58

Бүген, 5 июньдә, Болгарда РФ Дәүләт Думасы Иҗтимагый берлекләр һәм дини оешмалар комитетының күчмә утырышы үткәрелде. Утырыш кысаларында “Дәүләти һәм дини мөнәсәбәтләр системасын камилләштерү” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Болгарда узган чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия һәм Татарстан депутатлары катнашты. 

Рәсми сөйләшүләр “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”га закон проекты турында  барды. Проектта дини оешмаларның финанс-хуҗалык эшләрен контрольдә тоту хакындагы үзгәрешләр каралган. 

Камил хәзрәт чарада катнашучыларга Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүе, үсеше хакында сөйләде. Тарихын оныткан халыкның киләчәге юк, дигән гыйбарәне искә төшерде. “Дин кеше вөҗданына йогынты ясый торган һәм җәмгыятьтә тәртип саклауда иң нәтиҗәле көч. Шуңа күрә дә җитәкчеләр дини тормыш – дәүләтне һәм милләтне үсешкә китерүен аңларга тиешләр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебез кыйммәтләрен, гыйлемен җиткерү юнәлешендә җитди эшчәнлдек алып бара, төрле милләтләр һәм диннәрнең үзара тыныч яшәвен, тарихи тәҗрибәгә таянуны пропагандалый. Татар дин галимнәре һәрвакыт тыныч яшәргә, гыйлемле булырга чакырганнар”, - диде мөфти.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана