Камил хәзрәт Оренбургта очрашулар уздырды

06 июнь 2015 ел 19:00

6 июньдә ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Оренбургта очрашулар уздырды. Аерым алганда, ул Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм төбәк мөфтиләре белән очрашты. Аларга нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде, мөселманнарга, рухи мирасны саклауга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

Рәсм очрашулардан соң Камил хәзрәт Оренбургның үзәк мәчетендә, туган як музеенда, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәдә булды. 

Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт үзенең урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Оренбургка Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашуда катнашу максатыннан ният кылды. Татарстан дин әһелләре Михаил Бабичка һәм башка төбәк мөфтиләренә "Болгар ислам академиясе" фәнни-уку-укыту үзәге концепцепсиясен тәкъдим иттеләр. Әлеге үзәктә югары гыйлемле дин белгечләрен әзерләү күз алдында тотыла. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана