Татарстан мөфтие Михаил Бабич белән очрашуда катнашты

06 июнь 2015 ел 11:21

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Оренбургта диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзенең урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин белән бергә катнашты.

Дин әһелләре Президент вәкиле белән дини мәгариф хакында сөйләштеләр. Сөйләшү барышында Татарстан дин әһелләре Михаил Бабичка һәм башка төбәк мөфтиләренә "Болгар ислам академиясе" фәнни-уку-укыту үзәге концепциясен тәкъдим иттеләр. Әлеге үзәктә югары гыйлемле дин белгечләрен әзерләү күз алдында тотыла.

Михаил Бабич мондый төр очрашуларның даими уздырылуын һәм дин өлкәсенә кагылышлы проблемалар, проектлар хакында сөйләшүнең кирәклеген билгеләп узды.

- Эшебезнең нәтиҗәләре бар. Без бергәләп ислам мәгарифе системасы нигезен салдык. Казанда һәм Уфада югары белем бирүче дини уку йортлары базасында имамнарның квалификациясен күтәрү курсларын оештырдык. Соңгы ике елда әлеге курсларда меңнән артык дин әһеле белем күтәрде. Әлеге курслар традицион ислам белемнәрен туплау мәйданчыгына әверелде, - диде М. Бабич.

Шулай ук ул өч баскычлы дини мәгариф системасын булдыру мөһимлеген ассызыклады. “Дәүләт җитәкчесе тарафыннан Россия төбәкләрендә көндәшлеккә ия дини белем алу өчен барлык шартлар тудыру бурычы куелды. Яшьләр дини белем алыр өчен чит илләргә китә. Ислам вузларына көндәш булырлык белем үзәкләрен үзебездә булдырырга кирәк", - дип сүзен дәвам итте ул.

Шушы бурычны тормышка ашыру максатыннан “2014-2016 елларга ислам мәгарифе программасы” кабул ителде һәм 800 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелде.

Татарстан мөфтие игътибарны мәгълүмати технологияләрне куллану мөһимлегенә юнәлтте. Бу бигрәк тә идеология һәм мәгариф системасына кагыла. Моннан тыш дини белем бирү сыйфатын үстерү әһәмиятенә басым ясады. Тарихка мөрәҗәгать итеп ул, Болгарга борынгы заманда Испаниядән, Португалиядән дә укырга килүләре хакында әйтте.

Россия ислам мәгарифе дәрәҗәсен күтәрү, мөселман галимнәрен, дин белгечләрен бер урынга туплау ниятеннән ислам академиясен булдырырга тәкъдим итте. Аның урыны – Болгар.

 «Болгар ислам академиясе проектын Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов хуплады. Академия кысаларында Болгар голамәләр шурасы, фәнни-уку-укыту үзәге, Ислам китапханәсе, эксперт советы, татар дини-рухи мирасын өйрәнү үзәге эшләячәк. Алга таба академия базасында аспирантура, докторантура, мөселман каллиграфиясе мәктәбен оештыру яхшы булыр иде” ,– диде ул.

 Татарстан мөфтие Россия мөселман галимнәре берлеген булдырырга да тәкъдим итте. Ислам социаль доктринасы хакында фикерләрен җиткерде.

Россиядә яшәүче мөселманнарның ихтыяҗларын кайгыртуда һәм динара, милләтара татулык саклауда, дини-рухи мирасыбызны өйрәнүдә һәм дәвам итүдә академиянең дә, доктринаның да роле зур булачагына басым ясады

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана