Болгарга эшлекле сәфәре кысаларында мөфти Ак мәчеттә җомга намазын укыды һәм дога кылды, вәгазь сөйләде. Камил хәзрәт үзенең вәгазендә дини-рухи традицияләрне саклау, диндә нык булу һәм рамазан аенда ураза тоту хакында җиткерде.
Шулай ук ул Спасс районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсагыйроы белән очрашты. Камил хәзрәт мөхтәсиб белән Изге Болгар җыенына әзерлек турында сөйләште. Җыен 14 июньдә уздырыла.