Бөгелмә мөхтәсибәте сабыйларга ярдәм итүне оештырды

08 июнь 2015 ел 09:59

Ике ай дәвамында Бөгелмә мөхтәсибәте “Сабыйга” хәйрия акциясен уздырды. Сабый балалар өчен кирәк-яраклар җыю оештырылды. Акциягә 5 июньдә йомгак ясалды. Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамил хәзрәт Хөснетдинов район балалар хастаханәсенә барып, җыелган барлык кирәк-яракларны тапшырды. Хастаханәдәге сабыйлар ул - дәвалау курсларын узучы ташландык балалар.  Хастаханәнең баш табибы Е. Башкирова сүзләренә караганда, “социаль койка” аша айга бишләп сабый уза. “Алар бик йончу һәм ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар. Әти-әниләре тиешле дәрәҗәдә карамаган, тәрбияләмәгән, аның өстенә ташлап киткән. Без аларга бөтен ярдәмне күрсәтергә тырышабыз”, - дип сөйләде табиб.

Бөгелмә мөселманнары бу акция белән генә чикләнеп калмаска, хәйрия чарасын даими оештырырга крар иттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана