Мәдрәсә шәкертләре мөфти белән очрашты

08 июнь 2015 ел 15:28

Бүген мөфти камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә булды. Биредә ул мәдрәсә җитәкчесе Ильяс  хәзрәт Җиһаншин һәм читтән торып белем алучы шәкертләр белән очрашты. Шәкертләрнең күбесе төрле шәһәрләрдә, авылларда имам булып эшли.

Камил хәзрәт рамазан ае, аның үзенчәлекләре хакында, нәзарәтнең рамазанга әзерләнүе турында сөйләде. Моннан тыш мөфти татар дин галимнәре хезмәтләрен өйрәнү максатыннан оештырылган эшләр хакында җиткерде. Бу уңайдан “Хозур” нәшрият йортының зур роль уйнавын әйтте һәм бүгенге көндә яңа нәшрият чыгарган китаплар турында сөйләде.

Очрашу бик җанлы үтте. Шәкертләр бер-бер артлы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аларның күбесе дини мәсьәләләргә кагылышлы иде. Мөфти Камил хәзрәт һәр сорауга бертөкләп җавап бирде.

Быел мәдрәсәнең читтән торып уку бүлеген 21 студент тәмамлый, шуларның 18е мәчетләрдә эшли. Әлеге бүлектә барлыгы 81 кеше белем ала. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана