“Дини риторика” уку ярдәмлеге булачак дин әһелләренең, мөгаллимнәрнең аралашу, чыгыш ясау осталыкларын – фикерне анык яңгырату, инануларын башкалар белән уртаклашу, кирәкле мәгълүматны, урынына һәм җаена карап, аңлата-төшендерә белү күнекмәләрен – теоретик һәм гамәли яктан камилләштерү мәсьәләләрен яктырта.
Китап югары һәм махсус урта белем бирә торган дини уку йортлары студентлары өчен төзелде.