Чәбки-Сабада мәчет ачылды

09 июнь 2015 ел 12:00

Саба районының Чәбки - Саба авылында майның соңгы көннәрендә яңа иман йорты ачылды. 29 майда авыл халкы тырышлыгы, район хакимияте, иганәчеләре ярдәмендә төзелгән агач мәчетне ачу бәйрәме уздырылды.

Бәйрәмгә җыелган  авыл халкын, кунакларны мәчет ачылу белән район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов, имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башкалар котлады. Иман йортын ачу тантанасыннан соң җыелган халык яжа мәчеттә җәмәгать булып намаз укыды.

Чәбки -Саба 20 гә якын йортлы кечкенә авыл. Шуңа да карамастан мәчет ачылышына халык зур авыллардагы кебек җыелды. Биредә ачылган мәчет райондагы 51 нче иман йорты. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана