Мөфти Югары Осланда

09 июнь 2015 ел 14:43

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Ослан районында булды һәм җирлектә алып барылган дин эшләр белән танышты.  Югары Осланда мөфти белән бергә аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды. Очрашуларда имам-мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин да катнашты.

Иң баштан мөфти хәзрәтләре  район башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашты. Район җитәкчесе мөфтигә  авыллардагы дини вәзгыять хакында сөйләде.

Очрашу барышында район хакимияте вәкилләре һәм дин әһелләре мөселманнарга кагылышлы мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр. Әйтик, динара татулыкны ныгыту максатыннан чаралар уздыру, Түбән Маркваши авылында мәчет салу, шулай ук Иннополиста мәчет төзү хакында киңәштеләр. Белгәнебезчә, яңа шәһәр Иннополис Югары Ослан районында урнашкан. Биредә югары технологиягә ия индустрия булдыру күз алдында тотыла. Мәчет һәм чиркәү төзү өчен җир бүлеп бирелгән.

Марат  Зиатдинов җирле хакимиятнең район мөхтәсибәте белән тыгыз  хезмәттәшлек итүен сөйләде.  Шулай ук ул, мөхтәсибәтнең нәтиҗәле эшчәнлеген билгеләп узды.

Татарстан мөфтие үз чиратында, район җитәкчесенә төрле дин әһелләренә карата яхшы мөнәсбәттә булуы, рухи кыйммәтләрне торгызуга, саклауга өлеш кертүе өчен рәхмәтен белдерде.    

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана