Бүген Кол Шәриф мәчетендә Финляндия вәкилләре булды

09 июнь 2015 ел 15:34

Бүген Кол Шәриф мәчетендә Финлянди вәкилләре булды. Финляндиянең Мәскәүдәге илчелегенең тулы вәкаләтле министры Пяйви Лайне  һәм Финляндиянең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия департаменты директоры урынбасары Веса Васараны Татарстан мөфтиенең беренче  урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр озата йөрде. Рөстәм хәзрәт чит ил вәкилләренә мөфтият эшчәнлеге, мәчет турында сөйләде.

Кунаклар Кол Шәрифтәге Ислам мәдәнияте музеенда булдылар. Шулай ук алар  мөфтият игълан иткән “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясе кысаларында оештырылган татар шамаилләре күргәзмәсен карадылар. Шул рәвешле татар халкы дин тарихы, Россия татар мөселманнарына хас үзенчәлекләр, рухи кыйммәтләр белән таныштылар. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана