Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Югары Ослан районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысаларында Түбән Моркваши авылында, М7 трассасында салына торган мәчет төзелешендә булды. Район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин мөфтине төзелеш барышы белән таныштырды. Иман йортының тәһарәт алу урыны, котельные тулысынча әзер инде. Хәзерге көндә намаз уку бүлмәсен бизәу эшләре алып барыла. Мөфти махсус бүлеп куелган корбан чалу урынын да карады. Төзелешне карагач үзенең фикерләре, тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Аннары мөфти хәзрәтләре Югары Осланның җәмигъ мәчетендә авыл имамнары белән күреште. Имамнар белән очрашуда сүз, нигездә, рамазан аена хәзерлек, дини эшчәнлекне активлаштыру хакында барды. Мөфти имамнарга мөфтиятнең дини мирасыбызны саклауда һәм пропагандалауда зур роль уйный торган проектлары турында сөйләде. Традицион ислам кыйммәтләрен сакларга, өйрәнергә һәм халыкка җиткерергә чакырды.
Шуны да әйтергә кирәк, мөфти имамнарга дини эшчәнлек алып барулары һәм өммәтебез өчен зур тырышлык куюлары өчен Раббыбызның әҗер-савапларын теләде. Шулай ук ул күп еллар динебезгә хезмәт иткән ике имамга нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.