Кайбыч районында яңа мәчет ачылды

10 июнь 2015 ел 16:49

Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Кайбыч районына эшлекле сәфәр кылды. Район администрациясендә ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гиниятуллин катнашты.

Әлеге очрашу барышында алар ике яклы хәзмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм рамазан аена әзерлек алып бару турында сөйләште. Район башлыгы Дамир хәзрәт Гиниятуллинның эшчәнлеге белән канәгать булуы һәм озак еллар дәвамында бергә килешеп эшләүнең шактый нәтиҗәле булуы хакында белдерде.

Эшлекле сәфәр барышында Камил хәзрәт Сәмигуллин Колангы тимер юл станциясе бистәсендә яңа мәчет ачылыш тантанасында катнашты. Ул үзенең сүзен Коръән аятьләрен укып башлады.Мөфти бирегә җыелган халыкка үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәчет төзелешенә өлеш керткәннәргә рәхмәтен белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, изге рамазан ае алдыннан Колангы бистәсендә шундый күркәм мәчет ачылуы икеләтә куанычлы. Биредә яшәүче мөселманнар күмәкләшеп тәрәвих намазаларын укып, зурлап ифтарлар уздыра алачак. Шуннан соң мөфти төзелештә катнашучыларга махсус рәхмәт  хатлары тапшырды. Алар арасында меценат Руслан Хафизов бар иде. Әлеге бистәдә яңа гыйбадәт йорты барлыкка килүдә әлеге иганәченең өлеше бик зур. Кайбыч районында 16нчы “Минбәян” исеме астында ачылган бу мәчет Руслан Хафизовның әбисенең исемен йөртәчәк.

“Минбәян” мәчетенең әһәмияте турында район башлыгы Альберт Гиниятуллин да белдерде. Аның фикеренчә, яңа иман йорты бик уңайлы җирдә урнашкан – Татарстан һәм Чувашияне арасындагы трассада. Юлчылар биредә намазларын үти алачак.

Тантаналы ачылыштан соң кунаклар мәчетнең эчке өлеше белән танышты һәм авыл халкы белән бергәләп намаз укыды, Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен белдереп дога кылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана