Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы мәчетенә 100 ел

11 июнь 2015 ел 09:58

Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы мәчетенә 100 ел. Әлеге уңайдан 12июньдә,  җомга көнне, тарихи мәчеткә багышланган бәйрәм уздырыла. Чарада нәзарәт вәкилләре, районның мөхтәрәм шәхесләре, авыл халкы катнашуы көтелә.  Кызыл кирпечтән салынган мәчетнең тарихы 20 гасыр башына барып тоташа. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган кирпеч бинасы 1915 елда Казан өязенең Байчура авылы кешесе Мөхәммәтвәли Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгән булган.

Мәчет тарихы белән түбәндәге язмада тулырак танышырга мөмкин.

Йөз еллык тарих

Авыл урамнары буйлап барганда һәр йорт, һәр нигез, аларның хуҗалары  турында хатирәләр яңартып, ямансулап барасың. Ара-тирә хуҗасыз калган нигезләр дә күренгәли. Кайберләренең рәшәткә-коймалары җимерелгән, тәрәзә пыялалары ватылган, кайберләренең капкасына терәү куйганнар... Билгеле, заманча итеп төзелгән, капка төбендә икешәр машина торган, нык нигезләр дә бар. Аларын күреп чын күңелдән сөенәсең, авылның киләчәгенә матур өметләр баглыйсың.

         Авыл уртасында һәр кеше өчен изге саналган тагын бер нигез бар... Анысы  - авыл мәчете. Кызыл кирпечтән салынган әлеге мәһабәт бинаның тарихы 20 гасыр башына барып тоташа. Мәчетнең хәзерге вакытта сакланган кирпеч бинасы 1915 елда Казан өязенең Байчура авылы кешесе Мөхәммәтвәли Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгән булган.

Әлеге бина салынуга 100 ел тулу уңаеннан, Юлсубино (Балтач) авылында дини чара  уздырылачак. Чарага  Үзәкләшкән дини оешма  - Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Балык бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов, районыбыз имамнары  һәм башка хөрмәтле кунаклар килүе көтелә.

Язучы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гыйматдин улы Гариф  мәхәллә тарихы, авыл мәчетенең тарихи чыганакларда чагылышы, авыл имамнары турында чыгыш ясаса, авыл мәктәбендә директор булып эшләгән  Гәбделхәй Хәбибрахман улы Мөбәрәков мәчет бинасын белем йорты буларак файдалану турында мәгълумат биреп китәр дип уйлыйбыз.

Билгеле инде, авыл мәчетендә күп еллар имам-хатыйб вазыйфасын башкарган  Гәбделхәй Сөни улы Сөниев мәчет манарасын торгызу еллары, ә авылның хәзерге имамы Фирдинанд  Гаделхак улы Хакимов кешеләрнең  мәчет, зират кебек изге урыннарны төзекләндерүе, мәчет тутырып намазларга йөрүе турында шатланып сөйләр дип тә өметләнәбез.

Чарада автор-башкаручы Ильяс Йосыф улы Халиков, “Азан” иҗат төркеме  дә катнашачак, балалар өчен конкурслар, викториналар да уздырылачак.

Юлсубино (Балтач) авылы белән бәйләнеше, гомумән, килергә теләге булган һәр кешене әлеге чарага көтеп калабыз. Чарага килгән һәр кеше тарихка, үткәнебезгә әйләнеп кайтыр, дини вәгазь һәм мөнәҗәтләр тыңлар, җомга намазында катнашыр һәм күңеле сафланып өйләренә таралыр дигән өметтә калабыз.

Әлеге дини чара 12 июньдә көндезге 10.00 дә  Юлсубино (Балтач) авылы мәчет ишегалдында башланачак.

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана