Болгар җыенына барып догалар кылыйк...

11 июнь 2015 ел 11:20

Болгар – татар халкының дини, мәдәни, тарихи җире. Татар халкының күренекле дин әһелләре элеккеге заманнарда ук Болгар җиренә килеп догалар укыганнар.  Ризаэтдин Фәхретдин, Шиhабетдин Мәрҗани кебек галимнәребез дә Болгарга  еш барганнар. Ш.Мәрҗани  “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) хезмәтендә Мәрҗәни мәчетенең өченче имамы Ибраhим Хөҗәш турындагы бүлегендә аның Болгарга баруы хакындагы язуларны китерә: “1235 (1819) елда мин әби-бабаларыбыз рухына дога (зиярәт) кылырга дип Болгарга бардым. Аллаh гамәлләремне кабул итсә иде. Әмин. Болгарда ике зур манара бар, берсе Җамигъ мәчете янында, ул 73 баскычлы. Аннан көнчыгыштарак икенче манара, анасында 42 баскыч, бу манарага мин үзем мендем .. ”, - дип яза. Шул ук китапта Мәрҗәни 1870 елда үзенең гаиләсе белән баруы турында әйтә.

Бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән җирдә ата- бабаларыбыз рухына дога кылу һәм тарихыбызны, рухи мирасыбызны торгызу максатыннан оештырылган “Изге Болгар җыены"на елдан-ел килүчеләр саны арта бара. Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Самара, Сембер, Ырымбур, Мари иле, Киров өлкәсе,Удмуртия, Пермь,Чуашстан һәм башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче меңләгән милләттәшләребез бирегә җыела.

Болгар җыенында катнашу ул:

- тарихи биналар белән танышу;

- бай тарихыбызны искә төшерү;

- татар халкы турында күбрәк мәгълүмат туплау;

- бабаларыбыз рухына багышлап догалар уку, зиярәт кылу дигән сүз.

Болгар җыенына килгәч “Фатиха”, “Әлиф ләм мим...” “Ясин”, “Тәбарәк”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс”  һәм башка сүрәләрне укып күңелләребезне сафландырыйк, бабаларыбыз рухына догалар кылыйк.

  Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Йәсин” сүрәсе Коръәннең калебе булып тора. Дөреслектә, Аллаһның ризалыгын һәм киләсе дөнъяда Аллаһның рәхмәтен алу нияте белән “Йәсин” сүрәсен укыган кешенең гөнаһлары гафу ителер, шулай булгач мәетләрегезгә “Йәсин” сүрәсен укыгыз” (Әхмәд бине Хәнбәл, Муснад).

 Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Мин сезгә каберләрне зиярәт итүне тыйган идем, хәзер исә рөхсәт бирәм, чөнки каберләрне зиярәт итү Кыямәт көнен искә төшерә”, – дигән (Тирмизи, Мөслим).

              Каберләрне зиярәт иткәндә укыла торган дога:

“Әссәләмү галәйкум әhлид-дийәәри минәлмуэминиинә уә иннәә иншәә-Аллаhу бикум ләәхикун. Әс-әлүллаhә ләнә уә ләкүмүл-гаафийә”.

(Әй, мөэминнәрдән булган зират әһелләре. Сәләм сезгә. Без дә Аллаh теләгән выкытта сезгә кушылырбыз.Аллаhыдан үзебез өчен hәм сезнең өчен дә иминлек телибез)

Тормышта кылган хата-ялгышларыбыз өчен ихластан тәүбә итү өчен түбәндәге доганы укырга мөмкин:

“Әстәгфируллаh әстәгфируллаh  әстәгфируллаhәл-кәриимәлләзи ләә иләәhә иллә hүәл-хәййүл-каййүүмә үә әтүүбү иләйhи тәүбәтә габдин заалимин линәфсиhии ләә йәмликү линәфсиhи мәүтән уә ләә хәйәәтән уә ләә нүшураа.Үә әс-әлүhүт-тәүбәтә үәлмәгфиратә ләнәә иннәhү hүәт-тәүүәәбүр-рахиим”.

(“Аллаhым! Бу яшемә җиткәнчегә кадәр минем кулымнан, телемнән, башка әгъзаларымнан белеп яки белмичә берәр хата эшләү яки баш тарту, яла ягу hәм башка шундый зур hәм кечкенә гөнаhлар эшләгән булсам, мин аларның барчасыннан да тәүбә иттем, тагын эшләмәскә  карар бирдем. Гөнаhларымны гафу ит,чөнки Син гөнаhларны Кичерүчесең!”)

Болгардагы мәчет манаралары,ташлар тирәли теләкләр теләп әйләнү, аларны үбү hәм башка шундый гамәлләр шәригатебезгә каршы килә hәм зур гөнаhлардан санала.

Таш арасына акча кыстыру, куеп калдыру да ялгыш гамәл, бу акчаларны мохтаҗларга, авыруларга сәдака итеп бирсәк дөрес булыр.

 Болгар җыены - милли hәм дини хисләрнең кыйммәтен аңлатучы, мирасыбызга якынайтучы күркәм вакыйга  һәм ул халкыбызның рухи яңарышы булып тора.

ТР МДН дәгъват бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана