Татарстан мөфтие Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни белән очрашуда катнашты

11 июнь 2015 ел 13:12

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни белән очрашты. Әлеге очрашуда ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Очрашу Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларында «Президент-отель» кунакханә комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында киләчәк багланышлар турында фикер алышты.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек – Россиянең тышкы икътисадый курсының мөһим өлеше һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин менә 10 ел буена бу мәсьәләгә зур игътибар бирә, 2005 елдан Россия ИХОда күзәтүче статусына ия, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген безнең күп милләтле һәм күп конфессияле илебез ислам дөньясына керергә, үзенең позицияләрен якларга тиеш, диде ул, шул исәптән исламны каралтып күрсәтергә, хокукка каршы гамәлләрне аңа сылтарга омтылышлар булган хәзерге ситуациядә.

«Без Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өчен «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме механизмнарын эшкә җигәчәкбез, безгә хәзерге дөньяда узган барлык процесслар да мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Ийяд Әмин Мәдәни ислам банкингы һәм финанслары турындагы, мәгариф өлкәсендәге, шул исәптән руханилар әзерләү, шулай ук хаҗ оештыру мәсьәләләренә дә кагылдылар. «Безнең хезмәттәшлегебезнең барлык мәсьәләләре буенча да төгәл һәм үзара тикшерелгән позициябез булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Мәдәни әфәндегә 2015 елның 15-16 июнендә Казанда узачак Kazansummit халыкара форумы турында җентекләп сөйләде.

Ийяд Әмин Мәдәни хәбәр иткәнчә, кызганычка каршы, ул, бу вакытка билгеләнгән эше күп булу сәбәпле, форумда катнаша алмаячак, әмма Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм Ислам үсеш банкы җитәкчелегенең башка вәкилләре Kazansummit форумында катнашачак.

«Бүген Татарстан Республикасы – ислам дөньясы белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы буларак кабул ителә, - диде Ийяд Әмин Мәдәни. – Сезнең регион шулай ук оста идарә итү һәм сәяси үсеш мисалы да булып тора». Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, Мәдәни әфәнде билгеләп үткәнчә, бүген Стратегик караш төркеме җитәкчелеге Россия белән ислам бөтендөньясы якынайсын өчен барысын да эшләргә тырыша.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана