Мәскәүдә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы ачылды

11 июнь 2015 ел 13:31

Күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләт Россия Федерациясе өчен ислам дөньясы белән хезмәттәшлек аның тышкы сәясәтенең өстенлекле векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең I утырышы ачылышында хәбәр итте.

Чара «Президент-отель» кунакханә комплексы конференц-залында узды, анда Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни катнашты. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук әлеге утырышта катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык кунакларга да мондый мөһим һәм кирәкле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Стратегик караш төркемен җитәкләү кебек бу мактаулы вазыйфаны аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләнгән һәм төркем быел үз эшчәнлеген яңарта.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашуның Россиянең ИХОда күзәтүче статусына 10 ел тулган елны булуы аеруча игътибарга лаек.

«Россиянең традицион диннәрнең үзара тату яшәвенең уникаль күп гасырлык тәҗрибәсе бар һәм ул конфессиональара конфликтлар булмаган дәүләт мисалы булып тора, - диде ул. - Россия Федерациясе ИКОда 2005 елда чыгыш ясаганнан соң «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен төзү законлы адымга әверелде. Төркем үзенә мөселман илләренең күренекле дин эшлеклеләрен җәлеп итте; цивилизацион һәм мәдәни аралашуның кискен проблемалары буенча фикер алышулар һәм дискуссияләр өчен мөхтәрәм бөтендөнья форумына әйләнде».

«Кызганычка каршы, соңгы елларда төркем эшчәнлегендә дәрт кимеде. Шул ук вакытта «гарәп язы» вакыйгалары фонында төрле янаулар саны да артты. Без, бүгенге вакыйгаларны һәм барыбызга да янаучы күренешләрне исәпкә алып, төркем эшен активлаштырырга җыенабыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның исәпләвенчә, бүгенге бу ямьсез күренешләр милли һәм этнодини нигездә килеп чыккан башкаларны өнәмәүгә, халыкара терроризм кебек явыз гамәлләр таралуга бәйле.

«Этносәяси, хәрби һәм бүтән конфликтларны дини фактор белән бәйләү дә борчу тудыра, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу нигездә башкаларны өнәмәү күренешләре килеп чыга, төрле фобияләр алга сөрелә, шул исәптән исламга каршы да. Моңа хезмәттәшлек рухын һәм бөтендөнья традицион тәгълиматлары тарафыннан булдырылган рухи хәзинәләргә таянуны каршы куярга кирәк».

Стратегик караш төркеме рәисе белдергәнчә, төркем эшчәнлеген яңарту Россиянең мәдәни-цивилизацион нигездә ислам дөньясы белән якынаюы, икътисадый, мәдәни, мәгариф хезмәттәшлеген киңәйтүне көчәйтеп, багланышлар ныгу, яшьләр оешмаларының үзара элемтәләре киңәю процессына ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, 2015 елның 15-16 июнендә Казанда 7 нче Россия икътисадый саммиты Kazansummit халыкара форумы узачак, һәм ул утырышта катнашучыларны бу форумга чакырды.

Бу – Россия Федерациясе белән мөселман илләре арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту өчен яхшы мәйданчык, диде ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга уңышлы һәм мәгънәле эш теләде.

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия Президенты Владимир Путинның «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга сәламләвен укыды.

Утырыш барышында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни, Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзәрате һәм Россия мөфтиләре Советы рәисе Равиль хәзрәт Гайнетдин һәм башкалар чыгыш ясады, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ИА "Татар-информ" материаллары буенча

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана