Бүген «Россия – ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышы кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Ийяд Мәдәни Россия мөфтиләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шулай ук Кырым мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле катнашты.
Камил хәзрәт Татарстандагы дини вәзгыять хакында һәм бүгенге көндә мөфтият алып барган эшчәнлек хакында сөйләде. Мәгърифәт һәм дәгъват эшләрен алып барыр өчен тудырылган мөмкинлекләр, Татарстан мөселман инфраструктурасы үсеше турындагы фикерләрен җиткерде. Мөселман өммәте һәм динебез үсеше өчен оештырылган проектларга тукталды.
Ийяд Мәдәни үз чиратында мөфтиләргә Россия төбәкләрендә ислам үсешенә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.