Чаллыда беренче лагерьлар үз эшен төгәлләде

11 июнь 2015 ел 17:19

Чаллы шәһәре мәчетләре каршында июнь аеның беренче яртысында эшләгән  көндезге лагерьлар үз эшчәнлеген төгәлләде.  Мәсәлән, “Тәүбә” мәчетендә 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 35 кыз бала 10 көн дәвамында (1-10 июнь) дин-әхлак дәресләре алдылар, кызыклы уен-бәйгеләрдә катнаштылар, табигатьтә ял иттеләр. Лагерь җитәкчесе мөгаллимә Мөнирә абыстай Шәйдуллина болай ди: “Балалар  өчен дәресләр һәр көнне иртәнге 08.30 сәгатьтә башланды. Алар Коръәнне өйрәнделәр, иман-әхлак дәресләре алдылар. Өченче дәрес итеп  кул эшләренә өйрәтү торды. 11 сәгатьтә балалар кайнар аш ашады, көндезге 15 сәгатьтә чәй эчкәннән соң өйләренә таралыштылар. Бик күп бәйгеләр оештырылды. Балалар аларда жетоннар җыйды. Иң күп 90 жетонны бер бала җыйды. Лагерьның соңгы  көнендә кибет-ярмарка оештырылды. Жетоннарга ия булучылар аларны биредә төрле әйберләргә, уку кирәк-яракларына алмаштырды. Шундый форма ел саен кулланыла. Бу ата-аналар өчен дә файдалы. Чөнки  лагерьда ял итүчеләр биредән  үзләренә кирәкле бик күп әйберләрне алып китәләр, гаилә бюджетына экономия ясыйлар.  Балалар дин дәресләренә бик теләп йөрделәр. Алар арасында туганнарында яшәп лагерьга йөрүче Түбән Кама шәһәре, Аксубай районы кызлары да  бар иде. Коръәнне өйрәнүчеләрнең ике төркеме эшләде. Бу өлкәдә гыйлемнәре булганнар лагерь барышында “Рахман” сүрәсен ятлады. Ә яңа башлап өйрәнүчеләр әлегә хәрефләр белән таныштылар.”

    “Рамазан” һәм “Туфан” мәчетләрендәге  көндезге лагерьларга да кыз балалар җәлеп ителде. Аларда 10ар бала ял итте, дин-әхлак дәресләре алды. “Рамазан” мәчете лагеры җитәкчесе Тәнзилә абыстай Ибәтуллина быел да мәчет каршында балалар ялының уңышлы оештырылуын  билгеләде. “Ял 3 июньдә башланды. Әхлак-әдәп дәресләренә зур игътибар бирдек, шулай ук догалар, аралашу өчен мөһим булган кайбер гарәп сүзләрен ятладык. Мәчеттә чәй эчерү белән бергә көн саен килешү нигезендә кафеда хәләл аш әзерләттек. Табигатькә дә еш чыктык,”- диде ул.

   Шәһәрнең “Туфан” мәчетенә быел дини гыйлемнәре булган кызлар җыелган. “Лагерьга күпмедер дини әзерлекләре булган  балалар җыелды, дәресләр шуңа бик нәтиҗәле үтте. Балалар белән Коръән аятьләрен һәм аларның тәфсирен өйрәндек, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштык,”- ди лагерь җитәкчесе Фирая Газизулла кызы. Ә икенче абыстайлары Фәрзилә Йосыпова балаларны көн саен тәмле ашлар пешереп сыйлаган.

   Чаллы мәчетләрендә мөселман балалары өчен көндезге лагерьлар Рамазан аеннан соң дәвам итәчәк.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана