Татар шамаилләре конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

12 июнь 2015 ел 21:18

12 июньдә Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  "Казан Кремле" музей-тыюлыгы белән берлектә һәм республикабызның танылган шамаил осталары, сәнгать белгечләре, рухи мирасыбызны саклаган гаиләләр, мәчетләр, журналистлар теләктәшлегендә оештырган "Минем гаиләм шамаиле" беренче Россиякүләм шамаилләр конкурсын йомгаклау бәйрәме үткәрелде. 

Бәйрәмдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева,  Иранның Казандагы консулы Рәсүл Шаян,  Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия  Гәрәева, төрле төбәкләрдән килгән кунаклар, шамаил ясау осталары һәм башкалар катнашты.

Яшь мөнәҗәт башкаручылар Сәйдә Мөхәммәтҗанова,Энҗе Әхмәтҗанова, Базарбай Бикчәнтәев, олуг шәхесләребез, татар моңын саклаучылар, остазлар Миңгол Галиев, Геннадий Макаровлар бәйрәмгә үзләренең чыгышлары белән кабатланмас ямь бирделәр.

Чараны  “Яңа гасыр” телеканалы мөхәррирләре Илдар Кыямов һәм Ләйсирә Фазлыева алып барды.

Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем гаиләмнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелде. Конкурс 2014 елның февраль аенда игълан ителде һәм бүген аңар йомгак ясалды.

Бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Чувашия районнарыннан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Санкт-Петербург, Перьм, Екатеринбург шәһәрләреннән, Казахстан, Австралиядән - барлыгы 300дән артык эш кабул ителде.

Конкурс номинацияләре:

1. «Традицион татар шамаиле»

2. «Һәвәскәр каллиграфия»

3. «Балалар иҗаты»

4. «Гаилә ядкаре» дип билгеләнгән иде.

Мәртәбәле жюри уздырган шамаилләр Ислам мәдәнияте музеенда  күргәзмәгә куелды. Күргәзмә биредә 21 май – 21 июль көннәрендә эшли.

21 майдан соң интернет аша жюри сайлап алган номинантларның шамаилләренә тавыш бирү оештырылды. Тавыш бирү бүген бәйрәм кысаларында туктатылды, шулай итеп җиңүчеләр билгеле булды.

Иң күп тавышны "Шәһри Биләр" шамаиле - авторы Фирдәвес Гирфанов җыйды (Чаллы). Икенче урынга "Фатиха" сүрәсе - авторы Чулпан Шәрифуллина (Чаллы), өченче урынга – "Әл-Ихлас" сүрәсе, авторы - Әлфия Исхакова (Казан) лаек булды.

Моннан тыш борынгы шамаилләрне саклаучы актив катнашучы буларак Казанның “Рафыйк” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафиуллинга, иң өлкән яшьтәге шамаил ясау остасы Габделхак  Бикмуратовка (1927 елгы, Питрәч районының Шәле авылыннан) конкурсның махсус бүләкләре тапшырылды.

“Гаиләм ядкәре” номинациясендә аерым урыннар билгеләнмәде, чөнки жюри: “Тарихи шамилләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел, барысы да- зурлауга лаек”,- дигән нәтиҗәгә килде. Әлеге шамаилләр Кол Шәриф мәчетендә күргәзмәдә урын алды, шулай ук алар татар имамнары форумында һәм Болгар җыенында халыкка күрсәтеләчәк. Бу шамаилләрне саклап, кадерләп тоткан һәм күргәзмәләргә китергән гаиләләргә конкурс дипломнары һәм истәлек бүләкләр тапшырыла.Шулай ук алар махсус каталогка кертеләчәк.

“Мөселман каллиграфиясенең барлык төрләре” дип аталган юнәлештә («Һәвәскәр каллиграфия» номинациясе) төрле жанрда иҗат ителгән финалист шамаилләр:

1. “Һәр җан үзе тудырган нәрсәләрнең тотканы”. Авторы - Җәмил Әхмәтгалиев. Уфа.

2. “Бисмиллаһи Рахман Рахим”. Авторы - Айдар Кунаев. Екатеринбург.

3. “Шәһри Болгар”. Авторы - Раиф Мәрдәнов.

4. “Илаһи мәхәббәт”. Авторы - Айзат Минһаҗев .

5. “Аллаһ гүзәл: Ул гүзәллекне ярата”. Авторы  Алсу Насыбуллова.

6.“Төшке аш” догасы. Авторы - Ришат Сәләхетдинов.

Балалар ясаган шамаилләр буенча, белгәнебезчә, нәтиҗә 1 июньдә Гаилә мәчетендә ясалды. Биредә барлык катнашучы балаларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре өләшенде, аларга махсус бәйрәм уздырылды. Балалар шамаилләре күргәзмәсе оештырылды.

Бәйрәмгә кагылышлы тапшыруны "Яңа гасыр" каналыннан якшәмбе (14 июньдә) күрсәтәләр. "ТНВ-Планета"дан сәгать 06:55, 17:30да (интернеттан + онлайн карарга мөмкин), "Яьа гасыр-Татарстан"нан сәгать12:30да.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана