Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: Безгә йөзләгән, меңләгән дин галимнәре, докторлары үсеп чыккан халык булырга язсын

13 июнь 2015 ел 16:08

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында ясаган чыгышы.

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Мөхтәрәм мөфтиләребез, дин кардәшләребез, милләттәшләребез!

Безне бүген бергә җыйган Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгаләгә барлык мактауларыбыз булса иде. Россия төбәкләреннән татар имамнарын Казаныбызга чакырып китерүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Җыен безне берләштерә торган бер күркәм чара. Җыенда үзара аралашып, фикер алышабыз, тәкъдимнәр ясыйбыз һәм тәҗрибә уртаклашабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә әйткән: “Мөэмин мөэмин өчен бина кебек, бер-берсен ныгытып тора”. Без дә бер-беребезне эшләребез һәм сүзләребез белән ныгытып торабыз. Менә шушы ныклыкны алга таба саклар өчен биредә сөйләгән-әйткән сүзләрне гамәлләр белән дә ныгытсак, тормышка ашырсак, иншАллаһ тагын да файда булыр.

Бу ел Татарстан мөфтияте тарафыннан “Татар дин галимнәре елы” буларак уза. Шуңа күрә дә чыгышымны  фикер иясе, дин галиме Таҗетдин Ялчыгол хәзрәтләре сүзе белән дәвам итәсем килә.   “Михнәт агачы сиңа җимеш бирсен дисәң, Аллаһ ризалыгы өчен гыйлемлекне эстә, аны халыкка сарыф итүне җиңеләйт. Белгән гыйлеме белән гамәл кылучы бул, башкаларга өйрәтүче бул”, -дигән  олуг галим.

Коръән Кәримдә гыйлем хакында җиде йөз егерме  мәртәбә телгә алына. Гыйлем ул Раббыбызның безгә биргән олуг бер нигъмәте, бәхете.  Гыйлемнең иң хәерлесе һәм өстен булганы – дин гыйлеменнән гыйбарәттер. Дөньяви гыйлемнәр исә бүгенге көндә яшәргә, тормыш алып барырга ярдәм итә.

Дини гыйлемне өйрәнү дә, башкаларга җиткерү дә безнең, ягъни дин әһелләре өстендә торган бурыч. Менә шушы хакта аңлап, Татарстан мөфтияте быел ике юнәлешкә аеручы игътибар юнәлтте.

Беренчедән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” дөнья күрде. Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында  казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмәгә  җомга, бәйрәм  намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны башкару тәртибе язылган. Бу нигезләмә дини йолаларны башкарган халыкта туа торган төрле сорауларга җавап булып тора.

Кичә форум кысаларында татарлардагы дини йолаларга багышланган аерым сөйләшү булды. Чөнки бу сорау гади халык өчен бик тә мөһим. 

Барыбыз да белә, дини йолаларны башкару тәртибен белмәү аркасында кайбер мәхәлләләрдә, хәтта, фетнә чыгу куркынычы яный. “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнарга да дини эшләрне алып баруда кулланма була ала.

Нигезләмәдә вәгазь сөйләү тәртипләре дә күрсәтелгән һәм аларны татарча сөйләү кирәклеге хакында ачык әйтелгән. Бай рухи мирасы белән танылган татар мөселманнары татар телле булган.  Татар теле динне, милләтне саклаучы ныгытма. Шуның өчен Россия төбәкләрендә дә, якын һәм ерак чит илләрдәге татарлар йөри торган  мәчетләрдә дә җомга вәгазьләрен сөйләгәндә татар телен куллану бик мөһим.

Мөхтәрәм дин әһелләре!

Әһәмиятле сорауларда  бабаларыбыз тәҗрибәсенә, дини-рухи мираска таяныйк. Без хәнәфи өйрәтүләренә нигезләнгән мирасны саклаганда гына алга таба бара алабыз. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе татарларга милләт булып калырга һәм иманнарын югалтмаска ярдәм иткән. Бүген дә безне ул ясалма агымнардан, төрле фетнәләрдән,  замана чирләреннән  саклый.    Бу хакта “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясендә ачык язылган. Әлеге документ хакында форум секциясендә дә сөйләшү булды.

Болгарда бабаларыбыз Ислам кабул иткән. Тарихи чыганакларда Болгар галимнәр, белгечләр иле буларак язылган. Беренче Болгар университеты “Дар әл Гылем” (Гыйлем йорты) 1080 елда ачылган. Аны галим Ягкуб Ибн Нугмани ачкан. Әлеге университет халыкара статуска ия булган. Бүгенге көндә Болгарны мөселман рухи үзәге буларак торгызу буенча яңа адымнар ясала. Болгарда рухи, дини-фәнни һәм гыйлем бирүне берләштергән комплекс – “Болгар ислам академиясе”н оештыру эшләре алып барыла.  Алла боерса, озакламый биредә алты айлык Коръән өйрәнү курслары ачылачак. Бу гамәлләр барысы да “Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре” концепциясен тормышка ашыруның бер юлы булып тора.

“Болгар ислам академиясе” комплексының төп оешмаларыннан берсе -Бөтенроссия голамәләр берлеге булачак. Белгәнебезчә, хәзерге вакытта төрле нәзарәтләр каршында голәмәләр шуралары эшләп килә. Кызганыч, кайчак билгеле бер дини мәсьәлә буенча төрле эчтәлектәге фәтвалар кабул ителә. Бу исә фикерләр каршылыгына китерә. Шуңа күрә дә Россия күләмендә дини сорауларны тикшерүче, өйрәнүче һәм карарлар кабул итүче Бөтенроссия голәмәләр берлеген булдыру мөһим. Берлеккә дини югары белемле, гарәп телен камил белүче, Россиядә тыелган оешмалар белән бәйләнмәгән, Россия гражданины булган тирән белемле мөселман дин белгечләре керәчәк. Берлек дини һәм сәяси сорауларны чишү, тиз арада хәл итү өчен фәтвалар чыгаручы төп дини-фәнни орган булыр, иншАллаһ. 

Нәзарәт зур игътибар биргән юнәлешләрнең тагын берсе ул – дини мәгариф. Татарларда дин һәм милли үзаң гомер-гомергә гыйлемгә, дини мәгарифкә таянган. Әлеге хакыйкать елдан-ел форум кысаларында әйтелеп килә.

Соңгы елларда Татарстан мөфтияте бердәм уку-укыту стандартларын булдыру, дини мәгарифне үстерү максатыннан күп сандагы эшләр башкарды. Шушы эшләрнең нәтиҗәсе буларак, программалар әзерләнде һәм яңа уку елыннан башлап, Татарстан дини уку йортларына яңа уку-укыту стандартлары кертелә башлый. Шушы программаларны укыту өчен хәзерге вакытта әсбаплар әзерләнә. Татарстан мөфтиятенең “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан беренче сентябрьгә алтмыш өч дәреслек бастырылырга тиеш. Аларның күбесе инде басмага әзер, кайберләре дөнья да күрде.  Дәреслекләр татар, гарәп, рус телләрендә бастырыла.

Мөхтәрәм кунаклар, дин әһелләре!

Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: “Мөселман кешесенең бер гыйлемгә өйрәнеп, аны башка мөселманнарга өйрәтүе – сәдакаларның иң яхшысы”. Татарстан дин әһелләре, галимнәре, мөгаллимнәре тарафыннан әзерләнгән уку-укыту программаларын төрле төбәкләрдәге мәдрәсәләргә дә тәкъдим итәргә мөмкин. Дини гыйлем бирүдә фикерләребез, юнәлешебез, юлларыбыз бер булса, бердәмлек тә артыр, иншАллаһ. Коръәндә әйтелгән:

“Ий мөэминнәр! Барчагыз да бер булып Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Таркалып аерылмагыз! Бер-берегезгә дошман идегез, Ул сезнең күңелләрегезне берләштерде. Аның нигъмәте белән кардәшләр булдыгыз” (Гыймран сүрәсе, 103 нче аяте)”.

Мөхтәрәм җәмәгать!

Шул ук вакытта онытмыйк - гыйлемне бала чактан үзләштерү җиңел. Бу дини белемгә дә кагыла. Шуңа күрә дә дингә, әхлакка балаларны өйрәтүдә соңга калмыйк. Балаларны мәчетләр каршында оештырылган җәйге лагерьларга, әхлак дәресләренә йөртик. Безгә йөзләгән, меңләгән дин галимнәре, докторлары үсеп чыккан халык булырга язсын. Галим булсаң - галәм синеке, дигән бабаларыбыз. Галим үләр — сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр. Мондый сүзләрне бары тик белемле кеше генә әйтә һәм аңлата ала. Димәк, без гыйлемле бабаларыбыз юлын дәвам итүче буын булырга тиеш.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен өммәтебез, республикабыз, илебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик. Ватаныбызны хөрмәтлик һәм аның кадерен белик.

Тыңлавыгыз өчен рәхмәт! Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана