Бүген, 13 июньдә, “Корстон” да "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында татар шамаилләре күргәзмәсе оештырылды. Бирегә "Минем гаиләм шамаиле" беренче Россиякүләм шамаилләр конкурсына җыелган борынгы шамаил үрнәкләре һәм хәзерге заман рәссамнары ясаган шамаилләр куелды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановны һәм башка рәсми кунакларны әлеге шамаилләр белән таныштырды. Татар шамаилләрнең эчтәлекләре, үзенчәлекләре хакында сөйләде.
Җыен кысаларында төрле төбәкләрдән килгән дин әһелләре татар шамаилләрен карады һәм рухи тарихыбызны күрсәтүче мирас хакында сөйләштеләр.
Фыенны алып барган мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин шамаилләр татар өйләрендә иң түрдә урын алуы һәм динебезгә чакырып торуы хакында әйтте. “Татарстан мөфтияте шамаилләр конкурсын бүген дә һәр өйдә, гаиләдә булсын, күңелләребезгә ислам нурын биреп торсын дигән теләктән оештырды”, - дип билгеләп узды.
Форумда шамаилләргә кагылышлы чыгышны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр ясады. "Җыеп кына әйткәндә, шамаилнең асылына, кешенең шәхес булып формалашуына йогынты ясый торган рухи мохитны үстерүче тирән образлар һәм мәгънә салынган. Әгәр өйдә шамаил эленеп тора икән, бала сабый вакытыннан ук татар архетипларын күңеленә сеңдереп үсә. Татар үз-үзен саклап калсын өчен нәкъ шул кирәк тә. Шул рәвешле, шамаил татар халкының үзаңын саклый һәм яклый", -дип ассызыклады ул.