Болгар җире Россия мөселманнарын берләштерде

15 июнь 2015 ел 09:32

Быел «Изге Болгар җыены»на 55 мең кеше җыелды. Идел буе Болгар дәүләте чорында борынгы бабаларыбызның рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә багышланган җыен егерме җиденче ел рәттән оештырыла. Быел ул Россиядә ислам дине үсешенә юнәлтелгән мөһим килешүләр төзелүе һәм Болгар җиренең бай тарихын танытучы вакыйгалар белән истә калды.


Татарстанның Спас районындагы борынгы Болгар шәһәрчеге җирендә үткәрелүче җыен елдан-ел күбрәк мөселманнарны җәлеп итә. Кайберәүләр бу якларга берничә көнгә кунача килә, әйтик, быел чатырлар лагеренә 600ләп кеше урнашкан.

Казанда алтынчы тапкыр оештырылган Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы да традиция буенча, Болгар җыенына бару белән тәмамланды: Татарстаннан һәм Россиянең 62 төбәгеннән, шулай ук Кырымнан чакырылган 900 имам өйлә намазын Болгар шәһәрчегенең Җәмигъ мәчете хәрабәләренә тезләнеп укыды. Җыенның мәртәбәле кунаклары буларак Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре, Польша, Үзбәкстан, Кабардин-Балкар, Чечня, Кырым, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея һәм Краснодар крае, Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәтләре җитәкчеләре, Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Иорданиядән, Бахрейн Корольлегеннән галимнәр, «Россия - ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең I Халыкара Казан яшь эшкуарлар форумы кысаларында бу көннәрдә Казанда узучы җәйге лагерьгә чакырылган яшьләр дә катнашты. Гадәттәгечә, Болгар җыенын татар халкының милли һәм рухи тормышын җанландыруга, Россия мөселманнарын берләштерүгә зур игътибар биргән Татарстан җитәкчелеге дә игътибарсыз калдырмады.

Иртәдән Болгар шәһәрчеге территориясендә Россиянең дини китап нәшриятлары күргәзмә-ярминкәсе, татар халык һөнәрчелеге үрнәкләреннән торган ярминкәләр гөрләде, «Болгар һөнәрчелеге үзәге» ачылды.


«Изге Болгар җыены»нда эшлекле очрашуларга да вакыт табылды. Бүгеннән Коръән китабы тәүлек буе бертуктамый укыла башлаган яңа Ак мәчеттә «Россия мөселманнарының социаль доктринасы» кабул ителде. Ислам диненең төп принципларын һәм еш кына бәхәс уяткан мәсьәләләргә аңлатмаларны туплаган әлеге документны Россиянең дүрт мөфтие - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Төньяк Кавказ мөселманнары Координация Советы рәисе Исмаил хаҗи Бердиев имзалады. Мәгълүм булганча, моннан ике ел элек Россия Президенты Владимир Путин Уфа шәһәрендә илнең үзәкләшкән дини оешмалары башлыклары белән сөйләшүдә ислам дөньясында күзәтелгән радикаль идеологияләргә каршы Россия мөселманнары өчен бердәм социаль доктрина булдыру мөһимлеге турында әйткән иде. Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда дин белгечләренең фикер алышулары нәтиҗәсе буларак әлеге социаль тәгълиматлар киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

«Изге Болгар җыены»ның бәйрәм программасы исә алтынсу гөмбәзле Истәлек билгесе бинасы янында Татарстанның Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән укуы белән башланып китте. Икенче ел инде шушы җыен көнендә Болгарда «Иман моңы» Халыкара фестивале концерты да уздырыла. Быел бәйрәм сәхнәсендә Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Ильяс Халиков, Гульнора Гатина, Денис Хан-Баба башкаруында борынгы мөнәҗәтләр, моңлы халык җырлары яңгырады.

Рамазан аена аяк басуга санаулы көннәр калып барганда, ерак араларны якын итеп ерак бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгар җиренә җыелган татарларны, бу бәйрәмгә хөрмәт күрсәтеп килгән кунакларны Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сәламләде. «Узган ел ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар җирендә мөселманнарга ата-бабаларыбызның рухына дога кылу һәм көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен елдан-ел уңайлы мөмкинлекләр тудырыла. Быелгы җыенда Россиядә ислам дине үсешенә кагылышлы мөһим карарлар кабул ителде. Киләчәктә дә Болгар җире илебездә мөселманнарны берләштереп торсын», - дип теләде Рөстәм Миңнеханов.


Татарстанның беренче Президенты, бүгенге көндә Дәүләт киңәшчесе һәм республиканың «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев тә үзенең чыгышында Болгар шәһәрчеген торгызу һәм төзекләндерүгә соңгы елларда эре предприятиеләрдән алып, олы йөрәкле гади кешеләргә кадәр үз өлешен кертүләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, Болгарны ислам динен өйрәнү үзәге буларак танылачагына ышанычын белдерде.

Чыннан да Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләгәнчә, бүгенге көндә «Болгар ислам академиясе»н оештыру өстендә җитди эш алып барыла. Аның төп оешмаларыннан берсе - илдә дини сорауларны тикшерүче, өйрәнүче һәм карарлар чыгаручы Бөтенроссия галәмәләр берлеген төзү ниятләнелә.

Заманында шушы тарихи урындагы җыеннарга нигез салган Тәлгать хәзрәт Таҗетдин быел мөселманнарга үзенчәлекле бүләк ясады: өч сәхабәсе Болгар җирендә ислам диненә мәхәббәт уяткан Мөхәммәт пәйгамбәрнең бүгенге көнгәчә сакланган сакал бөртеген музейга тапшырды. Әлеге вакыйганың шаһиты булган Төньяк Кавказ мөселманнары Координация Советы рәисе Исмаил хаҗи Бердиев сөйләгәнчә, Пәйгамбәр үзе исән чакта чәч бөртекләрен таратып, аларның бәрәкәт китерәчәген әйтеп калдырган. «Бу ядкәр Татарстанга, Россиягә бәрәкәт китерсен. Россия мөселманнары берләшсен, ә дәүләт җитәкчеләре моңа этәргеч бирсен», - диде Исмаил хаҗи.
   
Үз чиратында Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин республиканың һәм татарлар яшәгән төбәкләрнең милли һәм рухи күтәрелеш кичерүендә Татарстан күрсәткән ярдәмнең әһәмиятен ассызыклап, дин әһелләренең хезмәтен югары бәяләве өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

Быел «Изге Болгар җыены»нда катнашучылар Истәлек билгесе бинасында ачылган Коръән музее белән дә таныша алды. Анда Татарстанның музей, архив, китапханәләрендә, шәхси коллекцияләрдә сакланган борынгы Коръән китаплары тупланачак. Ә Россиядә, Урта Азия, Төркия һәм Якын Көнчыгыш мөселманнары арасында популяр булган, 1803 елда Казан типографиясендә басылган «Казан басмасы», әлбәттә, экспозициядә үзәк урынны биләп торачак.

Бу юлы 55 мең кешене сыендырган бәйрәм программасының һичкайчан алышынмый торган чараларында олысы-кечесе катнашты, алар риваятьләр буенча ханнар зираты булган урында - Кече манара янында Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең Тәүбә мәрәсимен тыңлаганнан соң, өйлә намазы вакыты җиткәч, Болгар ханлыгы чорыннан калган Җәмигъ мәчете нигезендә гыйбадәт кылды.

2010 елда «Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында»гы законы белән 21 май - Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне итеп билгеләнде. 2012 елның 21 маенда Болгар шәһәрчегендә Идел буе болгарлары 922 елда ислам кабул итүләре хөрмәтенә «Истәлек билгесе» бинасы ачылды. 2010 елдан «Изге Болгар җыены»н уздыруга  Диния нәзарәтләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Спас районы хакимиятеннән тыш, республиканың «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу фонды да өлеш кертә. 2014 елның 23 июнендә Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. 


Лилия ГАДЕЛШИНА,intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана