“Хозур” нәшрият йорты Изге Болгар җыенында бабаларыбыз рәсми төстә Ислам кабул иткән тарихи җирендә дини китаплар сатуны оештырды. Моның өчен “Хозур” Болгарда зур шатыр корган иде.
Шатыр эчендә Россия һәм Татарстан нәшриятлары китаплары тәкъдим ителде. Халык танылган нәшриятчы Фәния апа Хуҗиәхмәт бастырган китапларны да, Татарстан китап нәшрияты басмаларын да кызыксынып карады. Шулай ук “Рисалә” (Түбән Кама), “Рисаләт” (Дагыстан), “Мир знаний” (Мәскәү), “Иман нәшрияты” (Казан) һәм башка дини китаплар бастыра торган нәшриятлар катнашты.
Моннан тыш биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган шамаилләр конкурсында катнашкан шамаил авторлары белән очрашырга һәм аларның эшләрен карарга мөмкин булды.
“Хозур” нәшрият йорты Болгарда беренче тапкыр дини китап ярминкәсен узган елгы җыенда уздырган иде. Быел исә үткән елдан аермалы буларак ярминкә күпкә зуррак шатырда оештырылды һәм күбрәк китаплар тәкъдим ителде. Ярминкә җыенга килгән халык өчен рухи байлык – китаплар алу урынына әверелде.