Камил хәзрәт Сәмигуллин “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисад саммитында катнаша

15 июнь 2015 ел 15:03

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисад саммиты эшли башлады. Бисмилла әйтеп һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләве белән башланып киткән халыкара чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша. 

Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. 

“Әлеге форум бездә 7 нче тапкыр уздырыла һәм ул Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән. Бу безнең зур илебезнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен Татарстан мисалында күрсәтү өчен зур ярдәм”, - дип сүзен башлады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

“Хәзерге вакытта Ислам икътисады − ул икътисад, сәүдә үсешенең, инвестицияләр алуның һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүнең иң отышлы коралы”, - диде һәм Татарстанда исламча икътисад белән шөгыльләнүче оешмаларны мисалга китерде. Шулай ук җәмгыятькә тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат бирү һәм бу өлкәдә белгечләр әзерләүче югары уку йортлары хакында да искәртте.

“Без сезнең белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә мохтаҗ. “KazanSummit-2015” Россия Федерациясенә Ислам дөньясы белән сәүдә-сәнәгать һәм инвестицияләр, банк өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанып калам”, - диде Р. Миңнеханов һәм “KazanSummit-2015”ка килүчеләргә рәхмәт әйтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана