Юлсубино мәчетенең 100 еллыгын олылап билгеләп үттеләр

15 июнь 2015 ел 16:18

Соңгы елларда массакүләм мәгълумат чараларында “шундый-шундый авылда мәчет төзелә башлады”, “шундый-шундый мәчет ачыла” кебек игълан-хәбәрләрне еш укыйсың, ишетәсең. Шөкер, халык дингә күбрәк тартыла, динебез көчәя. Ә менә күптән түгел газета битләрендә “Юлсубино авылы мәчет бинасына 100 ел” дигән хәбәр күренү күпләр күңелендә зур кызыксыну уятты. “Нужәли 100 ел икән инде?” диде кайберәүләр, “и гомерләр, без шул зданиеда укып та йөрдек бит әле” диде икенчеләре, “әле ул бина төзек хәлдәме?” дип гаҗәпләнде авылдан еракта яшәүчеләр.

Чыганаклардан күренгәнчә, чыннан да, мәчет бинасына төгәл 100 ел. Гасыр башында салынган булуына карамастан, әлеге бина төзек, мәһабәт булып, үзенә тартып тора. Урам якка утыртылган наратлар да инде күптән күккә ашкан. Әлеге бинаның ничек, нинди шартларда төзелүен күрүчеләр инде күптән бакыйлыкка күчкән. Без бары чыганаклар аша гына бинаны Казан өязенең Байчура авылы кешесе Сәфәргали улы Вәлитов акчасына төзелгәнен беләбез. Өлкән яшьтәгеләрнең мәчет бинасы турында: “Аның бит измәсенә дөнья кадәр тавык күкәе салганнар, шуңа да шундый нык ул” дип, тәмләп сөйләгәннәрен бик күпләрнең ишеткәне бардыр. Чыннан да, бай акчасын бер дә кызганмаган, “булсын” дип эшләгән. Шул “булсын” дип эшләгәнгә дә, бүгенге көнгә кадәр аның исемен мәңгеләштереп, аңа савап теләп, горур басып тора ул мәчет.

12 июньдә халык нәкъ менә шул тарихи мәчет янына җыелды да инде. Авыл урамы бала-чагалар, өлкәннәр, кайткан кунаклар белән тулды. Авыл халкы белән тыйнак кына билгеләп үтәрбез дип  ниятләгән бәйрәм республикакүләм бәйрәмгә әйләнде. Үзәкләшкән дини оешма  - Татарстан җөмһүрияте мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчесе,  мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкаручы директоры Нурия Миңнеәхмәт кызы Хашимова, авылдашыбыз шагыйрь, Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты,  М.Җәлил исемендәге премия  лауреаты Равил Габдрахман улы Фәйзуллиннарның әлеге чарада катнашулары моның ачык бер мисалы иде. Балык Бистәсе районы Башкарма комитет җитәкчесе Рашат Хәбибрахман улы Хәбибуллинның, район мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гәйнетдинов һәм район имамнарының, “Авыл офыклары” газетасы баш редакторы Вәзыйх Фатыйховның килүе дә нур өстенә нур булды.

Татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гыйматдин улы Гарифка шалтыратып, “Юлсубино авылы мәчетенең тарихи чыганакларда чагылышы” турында сөйли алмассызмы дигәч, берсүзсез риза булган иде. Килде, сөйләде, аны олысы–кечесе кызыксынып, йотлыгып тыңлады. Юлсубино авылы мәктәбендә озак еллар директор вазыйфаларын башкаручы Гәбделхәй Хәбибрахман улы Мөбәрәков та, бар халыкны үзенә каратып, мәчет бинасын белем йорты буларак файдалануларын халыкка җиткерде. Авылы мәчетендә 30 елдан артык имам-хатыйб вазыйфасын башкаручы Гәбделхәй  Сөни улы  Сөниев мәчет манарасын торгызу елларын искә алды. Хәзерге имам-хатыйб  Фирдинанд  Гаделхак улы Хакимов намазларга иллеләп кешенең җыелуын куанып сөйләде. Әлеге чара дини эчтәлектәге җырлар, мөнәҗәтләр белән дә үрелеп барды. Авыл халкы Миңгол абый Галиевның моңлы җырларын, мөнәҗәтләрен моңа кадәр радио-телевизор аша гына тыңласа, әлеге бәйрәмдә аның үзен дә күрде, тере тавышын да ишетте. Илдар Гаделшин кебек яшь, талантлы җырчыны күп кеше беренче тапкыр гына күрсә дә, аны тыңлап  хәйран калды. Җомга намазы да укыдылар, тәмле бәлешләрдән дә авыз иттеләр, тирә-юньдә “Яңа гасыр”, “Татарстан” каналларыннан килгән журналистлар кайнашты. Бала-чага тырыша-тырыша, чын күңелдән, күзләрен йома-йома, Коръән сүрәләре һәм догалар укыды.

Гомумән, әлеге дини бәйрәмгә килгән һәр кеше күңеле сафланып, җанына рәхәтлек алып китте. Әлеге сафлык, Ходайга шөкер итү, кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы булу, туган туфракка хөрмәт кебек бөек төшенчәләр бүген генә түгел, аларның гомерлек юлдашы булсын иде...  

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)

Казан шәһәре

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана