Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисад саммиты кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам үсеш банкы президенты Әхмәт Мөхәммәт Али белән очрашты.
Камил хәзрәт кунакка Татарстандагы ТР МДН эшчәнлеге, хәләл индустрия, мөселман инфраструктурасы һәм дини вәзгыять турында сөйләде. Республикада соңгы елларда исламның һәм дини традицияләрнең үсеш кичерүендә Татарстан җитәкчелегенең аеруча зур роль уйнавын ассызыклады. Аерым алганда, Ислам үсеш банкы катнашында төрле социаль проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. Мөфти Әхмәт Мөхәммәт Алины Татарстанга килүенә рәхмәт сүзләре белдереп, әлеге эшлекле сәфәрнең нәтиҗәле булуын теләде.
Әхмәт Мөхәммәт Али Россиянең ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен ныгытуда республиканың зур икътисадый потенциалы белән әһәмиятле роль уйнавын билгеләде, төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү юлларын барлады.